Табиев Фикрәт Әхмәтҗан улы

Табиев Фикрәт Әхмәтҗан улы
Җитәкче

Табиев Фикрәт Әхмәтҗан улы (4.3.1928, Рязань өлкәсенең Ермишь р-ны Әҗи а. — 3.6.2015, Мәскәү), партия һәм дәүләт эшлеклесе, дипломат, икътисад фән. канд. (1955). Казан ун-тын тәмамлаганнан соң (1951), шунда ук политэкономия кафедрасында эшли. 1957–59 елларда КПССның Татарстан өлкә ком-тында фән, мәктәпләр һәм мәдәният бүлеге мөдире, идеология буенча секретарь, 2 нче секретарь (1959 дан), 1 нче секретарь (1960 тан). 1979–86 да Әфганстан Демократик Респ-касында СССРның Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе. 1986–90 да РСФСР МС рәисенең 1 нче урынбасары, 1992–93 тә РСФСР ЮС каршындагы Федераль милек фонды рәисе. 1995 тән «Нефтек» холдинг компаниясенең баш киңәшчесе (Мәскәү).
Т. КПССның Татарстан өлкә ком-ты 1 нче секретаре вазифасын башкарган еллар (1960–70 еллар) Татарстанның социаль-икътисади тормышында зур үзгәрешләр барган, Татарстан а.х. үсеш алган, заманча сәнәгый-индустриаль респ-кага әверелгән вакытка туры килә. Бу дәвердә Казан органик синтез з-ды, илдә нефть химиясе сәнәгате өлкәсендә иң зур пр-тиеләрнең берсе — «Түбәнкаманефтехим», Түбән Кама шин з-ды, КамАЗ пр-тиеләре комплексы, Икътисади ярдәмләшү советының Европа илләренә чыккан, 5 мең км дан артыкка сузылган, халыкара «Дуслык» халыкара магистраль нефтьүткәргече, Түбән Кама ГЭСы, Зәй ГРЭСы кебек сәнәгый җитештерү гигантлары төзелә. Машиналар, самолётлар, суднолар, приборлар төзелеше җитди үсеш ала. Заманча алга киткән инфраструктуралы Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Җәлил шәһәрләре үсә.
Икътисади потенциалы ягыннан ТАССР кайбер союздаш респ-калардан (Молдавия ССРдан, Балтыйк буе респ-каларыннан һ.б.) күпкә алга китә. Татарстанда авыл торак пунктларын электрлаштыру, радиолаштыру һәм кинофикацияләштерү эшләре тәмамланып килә, авыл районнарын газлаштыру буенча зур эш башкарыла. 1970 тә ТАССРда еллык нефть чыгару күләме 100 млн. т була (илдә иң югары күрсәткеч, 1976 га кадәр саклана). Казанда яңа микрорайоннар төзелә, торак төзелеше үсеш ала, респ-каның кайбер районнарында үрнәк авыл торак пунктлары барлыкка килә: Биектау р-нында Шәпше авылы, Актаныш район үзәге һ.б. Югары мәктәп, мәдәният, сәнгать, спорт тиз үсә. Н.К.Крупская исем. Ленинград мәдәният ин-тының (1969), Волгоград физкультура һәм спорт ин-тының (1975) һәм Мәскәү энергетика ин-тының (1976) Казан ф-ллары ачыла, Казан ун-тының, Казан авиация, химия-технол. һәм вет. ин-тларының яңа корпуслары төзелә. Казанда Спорт сарае (1966), архит-расы һәм инженерлык чишелеше буенча уникаль цирк бинасы (1967), Химиклар мәдәният сарае (1968), Төзүчеләр мәдәният сарае (1972), Түбән Камада Нефтехимиклар мәдәният сарае (1966) һ.б. файдалануга тапшырыла. Шуның б-н бергә 1960–70 елларда милли мәктәпләрдә татар балаларын укытуга, халыкның көндәлек тормышында татар телен куллануга игътибар кими. Икътисад һәм мәдәният үсешендәге югары казанышлары өчен Татарстан АССР Октябрь революциясе (1970) һәм Халыклар дуслыгы (1972) орденнары, берничә тапкыр КПСС ҮК, СССР МС һәм ВЦСПС күчмә Кызыл байраклары б-н бүләкләнә.
1979 ның декабрендә Т. СССРның Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе итеп раслана. Ул дәвердә Әфганстанда идарә иткән Халык-демократик партиясе фракцияләренең йогынтылы лидерлары Хафизулла Әмин, Бабрак Кармаль һәм Нәҗибулла җитәкләгән эчке көчләр арасында хакимият өчен көрәш бара. Т. ил җитәкчелеген Әфганстандагы сәяси, хәрби һәм икътисади вазгыять турында төгәл һәм объектив мәгълүмат б-н тәэмин итә, әлеге дәүләтнең эчке тормышы һәм тышкы сәясәте тотрыклылыгын тәэмин итү өчен кертелгән совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты җитәкчелеге б-н эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра, бер үк вакытта дәүләтара мөнәсәбәтләрне җайлауның катлаулы мәсьәләләрен хәл итә; 1981 нең 10 декабрендә Мәскәүдә дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында ике яклы совет-әфган килешүенә кул куела. 1986 ның июлендә Т. РСФСР МС Рәисенең 1 нче урынбасары итеп билгеләнә; вазифасына туры китереп, аңа РСФСРда финанс-икътисад блогы һәм сәнәгый җитештерү, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү җаваплылыгы йөкләнә. Т.ның әлеге эшчәнлек дәвере ил тормышының социаль-икътисади нигезләрен тамырдан үзгәртеп кору вакытына туры килә.
Татарстан икътисады үсеше мәсьәләләренә, партиянең халык хуҗалыгы б-н идарә итү алымнарына, ил икътисадын камилләштерү һ.б. мәсьәләләргә багышланган хезмәтләр һәм басмалар авторы. 1959–80 дә ТАССР ЮС, 1962–79 да СССР ЮС депутаты, 1986–90 да СССР ЮС Президиумы әгъзасы, 1989–91 дә СССР халык депутаты. 1961–90 да КПСС ҮК әгъзасы. Биш Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, кайбер чит илләр орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Казан (2008), Чаллы (2008) шәһәрләренең мактаулы гражданы.
Хезм.: Экономика: творчество плюс организация. М., 1967; Кладовая резервов. М., 1971; Экономика Татарии: Итоги и перспективы. К., 1972; Совершенствование форм и методов партийного руководства хозяйством в условиях развитого социализма. К., 1973; Проблемы экономики сельского хозяйства Татарии. К., 1975.
Әд.: Шафиков Я. Фикрят Табеев. К., 2001; Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3; Фикрят Табеев. Судьбе благодаря и вопреки. К., 2013.
Г.С.Сабирҗанов.

Сораштыру