Танылган язучы Адлер Тимергалин: «Халкым кичергән авырлыкларның барысында да ул гаепле…»

Танылган язучы Адлер Тимергалин: «Халкым кичергән авырлыкларның барысында да ул гаепле…»

Гадәттә, без репрессия корбаннарын бер калыптан карап күз алдына китерергә яратабыз: чын патриот, ялкынлы коммунистны бер сәбәпсез кулга алганнар, кыйнаганнар  һәм юк иткәннәр. Ә Адлер Тимергалин (01, 01. 1931 – 16.01. 2013) болардан аерылып тора. Ул чыннан да Совет властен җене сөйми, Сталинны күралмый...

1949 елның ахырында Татарстан КГБ сына кулдан язылган өндәмәләр керә башлый. Ул өндәмәләрдә коточкыч, акылга сыймый торган сүзләр язылган була. Мәсәлән, русча язылган өндәмәләрнең берсендә хезмәт хакын күтәрү, бәяләрне төшерү, налогларны киметү таләп ителә. Икенчесендә газеталардагы ялганнар фаш ителә, халыкның ач-ялангач яшәве турында әйтелә, Мәскәүнең, Коммунистлар партиясенең , шәхсән Сталинның милли сәясәте никадәр шовинистик, икейөзле булуы турында бик ачык итеп, тәфсилләп языла. Алай гына да түгел, язучы халыкны булачак сайлауларда катнашмаска, сайлауларга барган очракта да депутат-большевикларга каршы тавыш бирергә өнди. Өндәмә “Сталинга үлем!” дигән коточкыч лозунг белән тәмамлана. Мондый өндәмәләрне халык күп йөри торган урыннарда – базарларда, кинотеатрларда, кибетләрдә, шәһәр транспортында табалар. Ике телдә басма хәрефләр белән язылган бу өндәмәләрнең бер кеше кулыннан язылган булуын органнар бик тиз абайлый. Өндәмәләрнең  укымышлы, әмма бик яшь кеше тарафыннан  язылган булуы да күренеп тора. Шуңа да тикшерүне мәктәпләрдән, вузлардан, техникумнардан, анда укучыларның язу рәвешләрен тикшерүдән башлыйлар. Бу эш нәтиҗәсез калмый. 1950 елның 2 гыйнварында җинаятьчене җинаять  урынында, Колхоз базары янында, өндәмә ташлаган вакытта күреп, артыннан иярәләр, кулга алалар. Кем икәнлеге ачыклангач (ул Казан университеты физика факультетының икенче курс студенты, 19 яшьлек  Адлер Камил улы Тимергалин булып чыга), ул яшәгән фатирда тентү үткәрәләр. Тагын шундый ук берничә өндәмә табалар. “Җинаятьче” баш тартмый, барысын да танырга мәҗбүр була. Ничек баш тартасың – хәтта аның көндәлекләрен дә табып алалар. Ә ул анда барысын да җентекләп язган. Ничек итеп большевистик режимның җиаятьчел асылына төшенә башлаганнарын да, колхозчыларның нинди шартларда яшәүләре, татар халкының теле, мәдәнияте, киләчәге турында да, Сталинны күралмавы, совет властен  җене сөймәве хакында  да,  – кыскасы, ничек итеп режимга каршы көрәшә башлавы – барысы да теркәлгән. Шуннан башлана дәһшәтле төрмә чынбарлыгы: сорау алулар, ялгыз камерада ярым ач тотулар, салкын карцерлар, йокысыз төннәр... Әмма яшь егет җебеп төшми, үзен шактый кыю, хәтта горур тота. Мондый коллыкта, ачлыкта-ялангачлыкта яшәгәнче, үлүең мең кат яхшырак дип уйлый ул. Тоткынның үзен шулай тотуына тикшерүчеләр дә аптырыйлар. Акылы сәламәт кеше үзен болай тота алмас, психик яктан зәгыйфь булган кеше генә үзен шулай тота ала дип уйлыйлар. Моны сизеп алгач, Адлер үзе дә тиле булып кылана башлый. Башын җүләргә салып, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйли. Әлбәттә, КГБ да башын җүләргә салучы тоткыннарны гына аерырлык белгечләр юк түгел. Ләкин, күрәсең, аларның үзләре өчен дә тоткынны тиле итеп күрсәтү кулайрак була. “Сталинга үлем!” дигән сүзләрне акыллы баштан язып булмый бит! Ә булса, алар нәрсә караган, обком кайда булган дигән сораулар тууы ихтимал ич. Кыскасы, медицина экспертизасы  А.Тимергалинны акылы сау-сәламәт түгел, психик яктан зәгыйфь, димәк, кылган эшләре өчен җавап бирерлек түгел дип таба. Кем белә, бәлки, табиблар бу ябык, ак йөзле яшүсмер егетне җәлләп, тормыш юлын җимермәскә теләп тә шулай эшләгәннәрдер. Адлерны махсус шифаханәгә дәваланырга җибәрәләр. Ул ел ярым гомерен психик авырулар хастаханәсендә үткәрә. “Ничек әле чыннан да акылдан язмадым” – дип искә ала ул  соңыннан шул көннәрне.

Белешмә. Адлер Камил улы Тимергалин 1931 елның 1 гыйнварында Сарман районы, Иске Минзәләбаш авылында туа. “Сталинга үлем!” дигән өндәмәләрдән соң укуын Ташкентта дәвам итә. Ташкент дәүләт педагогия институтының  физика-математика факультетын тәмамлый. Өч ел туган авылы мәктәбендә укыта. Казан Пионерлар йортында түгәрәк җитәкчесе була, Татарстан китап нәшриятында фән-техника әдәбияты мөхәррире хезмәтен башкара. Адлер татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган язучы. Аның “Ерак планетада”, “Мәңгелек хатирәләр”, “Космостан кунаклар”,”Адашкан йолдыз” һ.б. хикәя һәм повестьлары укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Язучы шулай ук “Русча-татарча техника терминнары”, “Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары”, “Русча-татарча астрономия терминнары”,”Русча-татарча физика терминнары” кебек сүзлекләр төзи. 1981 елда аңа Татарстан АССрның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирәләр. 2013 елның 16 гыйнварында Адлер Тимергалин вафат була.

Источник фото: art-sabantuy.ru. Художник Алсу Тимергалина. 

Сораштыру