Тарихи әсәрләр язучы танылган әдип Нурихан Фәттах: «Бетми татар! Һәм бетәчәк тә түгел!»

Тарихи әсәрләр язучы танылган әдип Нурихан Фәттах: «Бетми татар! Һәм бетәчәк тә түгел!»

1978 елда Нурихан Фәттахның 50 яшенә багышланган кичә Актерлар йортының шыгрым тулы залында уза. Кичәнең азагында ул болай ди: «Татар халкы бетә, син генә аны коткарып кала алмыйсың, диләр. Бетми татар! Һәм бетәчәк тә түгел! Татар халкын бетерергә теләүчеләр бар, анысы дөрес...». Язучы СССРда милли мәсьәләнең дөрес куелмавы, рус булмаган халыкларның хокуксызлыгы, татар халкының тарихы бозылуы турында салмак кына, әмма җелекләргә үтеп керерлек итеп сөйли. Зал әдипне тын алырга да куркып, шикләнеп тыңлый. Күпләр өйләренә куркып таралалар. Моның ахыры 1937 еллар булса ни белән тәмамланасы билгеле инде. Әмма 1978 елларда да демократия булмый бит. Язучыны төрмәгә утыртмыйлар, әмма әлеге сүзләре өчен «өстә» зур сөйләшү була.

1960 нчы елларда Нурихан Фәттах «Бала күңеле далада» дигән казах далаларындагы чирәм җирләргә киткән якташларыбыз турында роман язарга ниятли. Шул якларга озак сроклы командировкага бару өчен, Язучылар берлегеннән  бер мең сум акча сорый. Өлкән язучыларыбыз каршы төшәләр, бирмиләр. Язучы кешедән бурычка акча алып, булачак романы өчен мәгълүмат тупларга далага китә. Роман языла, басылып та чыга, әмма әдип язучылар берлегенә ярдәм сорап беркайчан да мөрәҗәгать итми. Бәлки табигате белән шундый булгандыр, бәлки шушы очрак аны каләмдәшләреннән биздергәндер, ул бер генә язучыны да якын-дус итми, алардан ярдәм сорамый. Ул ялгызы тормыш алып бара, иҗат итә.  

                                                                                                

Хөкүмәттән фатир ала алмаячагын сизенепме, әллә шул хөкүмәткә, совет властена бурычлы булып каласы килмичәме, Фәттах беркайчан да фатир сорап, Язучылар берлегенә гариза язмый. Ул үз йөртында, үз каралтысында яшәргә омтыла. Әгәр дә ул хөкүмәт биргән фатирда яшәсә,  хөкүмәтне тәнкыйтьли алмас иде. Һәм чыннан да ул үзенә менә дигән йорт салып керә. Бөтен эшен, агач эшен дә, таш эшен дә, тимер эшен дә үзе  башкара. Ярдәмчесе фәкать хатыны гына була. Ә аның мунчасының даны еракларга тарала. Күпләрнең шул мунчада парланасы, юынасылары килә. Әмма бу бәхет бик сирәкләргә генә эләгә. Әдипнең мунчага килергә теләүчеләргә җавабы катгый: «Миндә җәмәгать мунчасы юк!”.

Нурихан Фәттахның милләтчелеге турында төрле легендалар йөри. Менә шуларның берсе. Имеш, Казан кунакханәсенең түбәсенә «Казань» дип язу эленгән була. Фәттах: «Нигә анда татарча да «Казан» дип язылмаган?» - дип җәнҗал куптара. Хатаны төзәтергә сүз бирсәләр дә, үтәмиләр. Шуннан язучы, төнлә белән түбәгә менеп, йомшаклык билгесен каерып алып, ишегалдына ыргыта да, кайтып китә.

Кешеләргә, каләмдәшләренә карата никадәр таләпчән булса, Нурихан Фәттах үзенә дә шулай кырыс таләпчән була. Ул язып бетергән әсәрен матбугатка илтергә һич ашыкмаган. Аны кат-кат укыган, төзәткән, әсәр «утырып» беткәч кенә ул аны яңадан карап чыгып, хатынына укытып, аның фикерләрен тыңлап, тагын эшләп чыккан, аннан соң акка күчергән. Шуннан соң гына әсәрен халык алдына китереп куйган. Ул бик катлаулы холыклы булган: кире, үҗәт, башбирмәс, принципиаль. Үзе әче телле тәнкыйтьче булса да, Нурихан Фәттах үзе тарафына әйтелгән тәнкыйтьне кичерә алмаган. Аның тәнкыйтькә иммунитеты булмый. Кыскасы, аныкы гына дөрес, ул гына хаклы. Әмма холык-фигыльне берәү дә үзе сайлап алмый. Ул – Ходай бүләге. Совет чорында беренче тарихи роман язган, үзе исән чагында ук тере классикка әверелгән әдипнең иҗаты татар әдәбияты тарихында иң алдынгы урыннарның берсендә калачак!

Белешмә:

Нурихан Садрилмән улы Фәттах Башкортстанның Яңавыл районы Күчтавыл дип аталучы кечкенә генә авылында 1928 елның 25 октябрендә туа. Кечкенәдән хикәяләр, шигырьләр яза башлый. 1946 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1951 елда укуны тәмамлаганнан соң, бер ел Татарстан китап нәшриятында редактор, аннан соң бер ел Чистай шәһәрендә нәшер ителүче «Сталин байрагы» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елдан Казанда яши һәм профессиональ язучылык эшенә күчә. 1955 елда студент тормышын чагылдырган «Сезнеңчә ничек?» романын яза. Соңыннан аның «Бала күңеле далада», «Мөдир Саҗидә» исемле әсәрләре дөнья күрә. Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр иҗат итүгә юнәлтә. Әдип «Ител суы ака торур», «Сызгыра торган уклар», «Кол Гали», «Ерак гасырлар авазы» исемле әдәби һәм  фәнни  хезмәтләр язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. Язучы балалар өчен дә зур әдәби мирас калдыра. Нурихан Фәттах РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Нирихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була. Казан шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә.

Фото: old.kazanutlary.ru, rt-online.ru

Сораштыру