Татар сәнгатенең якты йолдызы Гөлсем Сөләйманова: «Кыңгырау – күңелле хәбәр ул»
Илһам Шакиров җырчы Гөлсем Сөләйманова җырларын тыңлап үскән: «Әгәр Гөлсем апа булмаса, мин бәлки җырчы булмаган да булыр идем. Радиода концертлар, микрофонга җырлап, туры эфирда барган заманнарда миңа аның белән бергә җырлау бәхете насыйп булды. Соңыннан инде шактый танылгач та, ул миңа үзенең киңәшләрен күп бирде. «Халык арасында сезнең турында да, минем турында да, башка олуг җырчыларыбыз турында да бик күп сүзләр, гайбәтләр йөри. Аларның берсе дә дөреслеккә туры килми бит. Халыкка шуны ничек аңлатырга икән?» - дип сорый Илһам Шакиров бервакыт Гөлсем Сөләймановадан. Аны ул болай дип тынычландыра: «Яхшы ат кыңгыраусыз булмый. Яхшы кешеләр, хөрмәтле шәхесләр турында төрлесен – яхшысын да, яманын да сөйләрләр. Кыңгырау – күңелле хәбәр ул».
1914 елда Гөлсем Сөләйманованы Казанда иң яхшы саналган, рус һәм татар телләрендә укытыла торган Алкиннарның хосусый мәктәбенә укырга бирәләр. Мәктәптә укыган елларында ук ул кичәләрдә чыгышлар ясый, хор түгәрәгенә йөри. Хорны атаклы композитор Солтан Габәши җитәкли. Ул мәктәп укучыларыннан унике малай һәм унике кыздан торган хор оештыра, хорда ике тавышка җырлыйлар. Шәһәрдә үткәрелгән балалар кичәләрендә хор «Галиябану», «Рокыя» җырларын башкара. Гөлсем хорда башлап җырлаучы итеп билгеләнә, ә аерым гына «Нарасый бала» җырын җырлый. Гөлсемнең җырлавыннан тыңлаучылар гына түгел, кичәне оештыручылар да бик канәгать калалар.
1918 елда мәктәпне тәмамлап, Гөлсем Сөләйманова хатын-кызлар семинариясенә укырга керә. Бер елдан соң аны педагогия техникумы дип үзгәртәләр. Анда концертлар еш оештырыла, Гөлсем ул концертларда да иң актив катнашучылардан була. Бу вакытта инде ул танылган җырчы булып өлгерә, бер генә тантаналы кичә дә, бер генә концерт та аның катнашыннан башка узмый. Композитор Солтан Габәши дә, бүтән педагоглар да аңарда булачак укытучыны түгел, ә җырчыны күрәләр. Музыкага бик тә сәләтле, тавышының гаҗәеп матур булуы моңа һичнинди шик калдырмый. Солтан Габәши үзенең атаклы җырын – «Кәккүк»не сәләтле укучысы Сөләймановага бирә. Ул җырны зур дулкынлану белән тәүге тапкыр башкара, әсәр аның гомерлек юлдашына әверелә. Бу җыр Татарстан радиосы фондында саклана. Укуын тәмамлагач, Сөләйманова Көнчыгыш музыка техникумында атаклы вокал укытучысы Е.Ковелькова классында җырлау алымнарын камилләштерә.
1922 елда Казанга РСФСР мәгариф халык комиссары А.Луначарский килүе хөрмәтенә тантаналы кичә уздырыла. Концертта Сөләйманова башта хорда башлап җырлаучы, ә аннары солистка буларак зур программа белән чыгыш ясый. Ул «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Хәмдия», «Уел», «Аппагым-җанашым» кебек җырларны башкарып, халыкның яраткан җырчысына әверелә. 1927 елны Татарстан Үзәк Башкарма комитеты тарафыннан Гөлсем Сөләйманова Мәскәүгә съездга җибәрелә һәм делегатлар өчен күрсәтелгән этнография концертында бик уңышлы чыгыш ясый. Мәскәү газета-журналларында аның чыгышы турында мактау рецензияләре басылып чыга. Шул ук елда Гөлсем Сөләйманова Казанда яңа гына ачылган Татарстан радиокомитетында эшли башлый. Ул вакытта язмалар булмый. Эфир аша бары тик турыдын-туры гына җырларга кирәк була. Ул һәр иртә-кич радиога килеп, берничә җыр җырлап китә. Аның йомшак күкрәк тавышы микрофоннан гаҗәеп табигый һәм матур яңгырый. Тиздән ул Казанда гына түгел, республикадан читтә яшәүче татар халкының да яраткан җырчысына әйләнә. 1928 елдан 1958 елга кадәр радиода җырчы-солистка булып эшли. Ул композиторлар Мансур Мозаффаров һәм Александр Ключарев белән зур иҗади дуслыкта яши. Җырчы күңелендә бик күп халык көйләре саклана. Репертуарында яттан белгән 400 гә якын җыр була. Әлеге композиторлар менә шул җырларны нотага салып, җыентык төзиләр. Александр Ключарев Гөлсем Сөләйманованы «татар музыкасының җәүһәре» дип атый.
Җырчы 1941 елның августында Мәскәүдә үткәреләсе татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында чыгыш ясар өчен бик рухланып әзерләнә. Әмма сугыш бар хыялларны да юкка чыгара. Фашизмга каршы сугыш барган, илебез халкын кайгы-хәсрәт, сагыш, моң-зар баскан михнәтле елларда Гөлсем Сөләйманова халкыбызга бигрәк тә якын була. Аның җырларын тыңлап, аның җырларын җырлап, ирләр сугышка киткән, аның җырлары белән рухланып, хатын-кызлар, балалар тылда иң авыр эшләр башкаралар, тормыш алып баралар. Гөлсем Сөләйманова сугышның беренче көннәреннән үк Кызыл Армия сугышчылары һәм тыл хезмәткәрләре алдында концертлар бирә, сугышта катнашучыларның балалары өчен ярдәм фондына акча җыю өчен куелган концертларда да бик теләп катнаша.
Салган сукмактан барырга кыен түгел. Ә беренчеләрдән булып шул сукмакны салулары ай-һай катлаулы. Беренче җырчыбыз Гөлсем Сөләйманова салган юлдан хәзер инде меңләгән җырчыларыбыз атлый. Тик шул юлның башында торучыларны – Гөлсем Сөләйманова кебек мәшһүрләребезне дә онытмасак иде...
Белешмә:
Гөлсем (Өммегөлсем) Нурмөхәммәт кызы Сөләйманова 1907 елның 12 (24) февралендә Казанда туа. Әтисе татар җырларын оста башкаручы һәм гармунчы була. Гөлсем Сөләйманова мәктәптә укыганда ук җырлый башлый. 1927 елда ул Казан педагогия техникумын тәмамлый. 1928 -1958 елларда Татарстан радиокомитетында солистка булып эшли. Ул микрофон каршында туры эфирда «Иске карурман», «Әллүки», «Тәфтиләү», «Салкын чишмә» кебек үзенең яраткан җырларын башкарган. Аның репертуарында - Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов кебек татар композиторларының җырлары һәм романслары, татар һәм башкорт халык җырлары. Мәскәү, Ташкент, Уфа һәм башка шәһәрләрдә гастрольләрдә була.
1939 елда аңа - ТАССРның атказанган артисты, 1957 елда ТАССРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Гөлсем Сөләйманова 1968 елның 14 июнендә Казанда вафат була.
Фото: islam-today.ru