«ТАТАРСТАН»* ЖУРНАЛЫ НӘРСӘ ӨЧЕН ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ ОРДЕНЫНА ЛАЕК БУЛГАН?

«ТАТАРСТАН»* ЖУРНАЛЫ НӘРСӘ ӨЧЕН ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ ОРДЕНЫНА ЛАЕК БУЛГАН?

«Марксизм-ленинизм идеяләрен пропагандалауга керткән өлеше, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү, аларны хуҗалык һәм мәдәни төзелеш бурычларын үтәүгә оештыру буенча алып барган эше өчен».

ТАТАРСТАН ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ ЙОРТЫНЫҢ БАРЛЫК ДИАСПОРАЛАРЫ ДА «ТАТАРСТАН» БЕЛӘН ДУС

Ирек Шәрипов, Халыклар дуслыгы йорты директоры:

– Халыклар дуслыгы ордены – үтә дә мөһим мөһим бүләк. Ул СССРның 50 еллыгын билгеләп үткән 1972 елда – социалистик милләтләр һәм халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлар, ССР Союзының һәм союздаш республикаларның икътисадый, социаль-сәяси һәм мәдәни үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләү максатында булдырыла.

Мин тарихтан беләм: аның белән дуслыкны ныгытуда аерылып торган лаеклы кешеләр генә түгел, кайсыдыр оешмалар да бүләкләнгән – мәсәлән, 1978 елда – Ленинград циркы, шулай ук елы сорала монда СССР халык биюләре ансамбле, шулай ук елы сорала монда* Мәскәүнең «Ромэн» чегән театры... Димитровград, Ялта, Киев шәһәрләре... Хәтта массакүләм мәгълүмат чаралары да. Мәсәлән, «Литературная газета», «Вокруг света» журналы, «Пионерская правда» газетасы шушы орден белән бүләкләнгән. Әмма болар барысы да федераль матбугат чаралары. Ә инде безнең үз журналыбыз «Татарстан»ның да 1977 елда шушы бүләккә – Халыклар дуслыгы орденына лаек булуын белү минем өчен аеруча күңелле булды.

Ул чакта мин бу журналның укучысы түгел идем әле, аның исеме дә башка – «Татарстан коммунисты» булган. Хәзер «Татарстан»ны мин генә түгел, Халыклар дуслыгы йортындагы диаспораның барлык вәкилләре – руслар да, татарлар да, грузиннар да, үзбәкләр дә, ингушлар да, украиннар да, кореецлар да... укый. 37 диаспора, 37 тел, 37 дуслар берлеге! Кем әйтмешли, чын дуслык өчен киртәләр юк – тел дә, территорияләр дә, милләт төрлелеге дә дуслыкка комачауламый.

* 1977 елда «Татарстан» журналы «Татарстан коммунисты» дип аталган.

Сораштыру