Татарстанның беренче экс-премьеры Мөхәммәт Сабиров: «Кыңгыр эшләрне эшләргә ирек бирмәячәкмен»
«Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас», - дигән шигъри юлларны күпләребез белә. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче Рәисе Мөхәммәт Сабировны да бик күпләр әле бүген дә сагынып искә ала. «Акча белән аны кем дә эшли, менә син акчасыз эшләп кара», - дигән әйтемне дә, шаярып булса да, еш әйтәләр. Мөхәммәт Сабиров, республика мөстәкыйль дип игълан ителгәч, Мәскәү белән мөнәсәбәтләр катлауланган, нефтьнең бер барреле тиеннәр белән исәпләнгән, акча булмау сәбәпле, бартер алыш-бирешләре гамәлгә кергән, азык-төлек товарлары җитешмәгәнлектән талон системасы яшәгән гаҗәеп катлаулы, акчасыз чорда Татарстан Хөкүмәте белән идарә итте. Ул чорда җитәкчеләр алтын урталыкны табарга тырыша. Россиянең кыл уртасында утырып, Мәскәүгә дә кискен каршы барып булмый, шул ук вакытта йөзләрчә ел буе азатлыкка сусаган халыкның гозер-үтенечен дә аяк астына салып таптарга ярамый. Мәскәү белән үзара вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә төзелгәч кенә, киеренкелек беркадәр кими төшә. Әмма гомумроссия күләмендәге башбаштаклык, караклык, хәерчелек шартларында Татарстан белән идарә итүләре дә җиңелләрдән булмый. Мөхәммәт Сабировка көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Планлы икътисадка ия социализмнан капитализмга күчү чорын җиңелрәк үтү өчен, «базарга йомшак керү» планы эшләнә, бәяләр баудан ычкынмасын өчен, күзәтеп торыла. Хәтта кайчакларда Хөкүмәт рәисе, Чехов базарына барып, директорга бәрәңгене сату бәясен фәлән сумнан арттырмагыз дип, күрсәтмә дә биреп йөрергә дә мәҗбүр була.
Мөхәммәт Сабиров үзе дә тормыш авырлыгын күреп үскән кеше. Әтисе сугыштан авыр яраланып кайта, умыртка баганасын имгәтә. Әмма гаиләсен туендыру өчен, көн-төн эшли. Әмма көннәрдән бер көнне заводта эшләүче олы апасы аңа: «Мөхәммәт, син киләсе елга мәктәпкә бармыйсың, мин берүзем генә сезне туендыра алмыйм» - ди. Сентябрь ае җитә. Иптәшләренең мәктәпкә баруларын тәрәзәдән күреп, аның күзенә яшьләр тыгыла. Шунда урын өстендә яткан әтисе торып утыра да: «Мин исән вакытта Мөхәммәт укыячак. Әле бәлки мин үзем савыгып китәрмен һәм эшкә чыгармын. Улымны мәктәптән аерырга ирек бирмәм», - ди. Мөхәммәт Сабиров мәктәпне бишлегә тәмамлый. Башкача булырга мөмкин дә түгел.
Хөкүмәт рәисе вазифасыннан Мөхәммәт Сабировка китәргә туры килә. Сәбәпләре төрле булгандыр. Киләчәктә тарих үзе ачыклык кертер. Парламентта аның отставкага китү мәсьәләсе кузгатылгач, депутатларның фәкать 25 проценты гына бу тәкъдимне хуплый, калганнары каршы була. Бер депутат торып басып чыгыш ясый: «Сез нәрсә, аның көн-төн эшләвен күрмисезмени?», - ди. Мөхәммәт Сабировка үзенә чыгыш ясарга туры килә. Ул мондый авыр эштән арыганлыгын, ял итәсе килүен әйтә. Шундый вазифаны башкарганда иң авыры нәрсә иде дигән сорауга ул: «Гадел булуы. Төрле яктан кысалар, гаделсезлекә этәрәләр. Каршы торуы бик авыр булды. Соңыннан мине беркем дә сүкмәсен өчен, мин барысын да эшләдем. Андый вакытларда мин үз-үземә һәм әйләнә-тирәдәгеләрем алдында сүз бирдем: «Хөкүмәт рәисе булып эшләгәндә беркемгә дә андый кыңгыр эшләрне эшләргә ирек бирмәячәкмен. Әгәр дә бу урында мин утырмасам, шулай эшләрсез» дип әйтә идем», - дип җавап бирә.
Зур вазифасын калдыргач та, Мөхәммәт Сабиров кешеләргә ярдәм итүен дәвам итә. «Туган җир» дип исемләнгән Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы иҗтимагый фондын оештыра. Җирне арендага алып, шуннан кергән табышны авыр матди хәлгә калган иҗат кешеләренә ярдәм итә - 5-10 мең сум күләмендә акча бирә башлый. Ярдәм алучылар исемлеге шактый зур була. Кешеләргә игелек күрсәтүче фонд әле тагын бик күпләрне сөендергән булыр иде... Әмма Мөхәммәт Сабиров озакка сузылган каты авырудан вафат була. Аңа әтисе кечкенәдән: «Улым, син үзең турында гына уйлама – кешеләр турында уйла, ә ул кешеләр сине искә алырлар» , - дип әйтә торган була. Чыннан да, бүген халкыбыз Мөхәммәт Галләм улы Сабировны яхшы яктан гына искә ала.
Белешмә:
Мөхәммәт Галләм улы Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкортостанның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылында туа. Район үзәгендә урта мәктәпне тәмамлый. Уфа нефть институтын, Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый. Юллама буенча «Әлмәт Нефть бораулау» трестына эшкә килә, төрле вазифалар башкара. Трестның партия комитеты секретаре, КПССның Әлмәт шәһәр комитетының икенче секретаре, «Востокмонтаж» трестының җитәкчесе, «Татнефтестрой» җитештерү берләшмәсенең башлыгы, ТАССР Министрлар Советының Рәисе урынбасары һәм рәисе була. Ә 1991 – 1995 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры. 1991-1993 елларда Дәүләт Думасы депутаты, 1995 -1999 елларда Татарстан Дәүләт Советы президиумы әгъзасы. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы, Почет Билгесе орденнары һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе.
Мөхәммәт Сабиров 2015 елның 9 мартында вафат була.