Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин: «Җыр дәресендә миңа «2»ле куялар иде»
Альберт Әсәдуллин исеме ХХ гасырның иң бөек музыкантлары гына кертелгән Бөтендөнья джаз, поп һәм рок-музыкасы энциклопедиясендә лаеклы урын алган. Ул 1978 елда Бөтенроссия совет җырларын башкаручылар конкурсында (Сочи) беренче премиягә лаек була. 1979 елда «Эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы»нда гран-при (Ленинград), шул ук елда «Золотой Орфей»да беренче премия (Болгария) ала. Ә ни өчен сүзне уңышлардан башлыйбыз соң? Чөнки Альберт Әсәдуллин һөнәре буенча архитектор, бернинди музыкаль белемгә ия түгел.
Альберт Әсәдуллинда кечкенә чакта музыкага тартылу хисе бөтенләй булмый. Ә кыз туганнары икесе дә музыканы ярата, хәтта аларның икесенең дуэты бөтен Казанга билгеле була. Әниләре аларга, зур авырлык белән булса да, пианино алып бирә. Люция апасы Альбертны да пианино янына утыртып, өйрәтмәкче була. Альберт урындыкны аяклары белән этеп җибәрә һәм алар икесе дә егылалар. Шунда Альберт: «Музыканы күрә алмыйм», - дип кычкыра. Беркөнне аларга кунаклар килә.Шуларның берсе 4 яшьлек Альбертның җырлавын сорый. Ә малай почмакка кача. Кунакның бик тә аны җырлатасы килә. «Әгәр җырласаң, 3 сум акча бирәм», - ди. Сабый бала булса да, Альберт бу акчага күпме туңдырма һәм газлы су сатып алырга мөмкин булуын уйлый да, җырларга риза була. Ләкин мәктәп елларында ул җырларга яратмый. «Мәктәптә дә музыка дәресләрендә «2»ле куялар иде. Чөнки мин җырларга ояла идем. Җырлармын да, көләрләр, дип курыктым», - ди ул.
Җырларга яратмаган егет рәсем ясарга һәвәс була. Казан сәнгать училищесын, аннан Ленинградтагы Репин исемендәге Рәсем, скульптура һәм сәнгать институтының архитектура факультетын тәмамлый. Музыканы яратмаучы егеткә нәкъ менә студент елларында «музыка җене» кагыла да инде. Альберт гитарада уйный, җырлый башлый. Ленинградта укыганда берничә студент егет «Призраки» дип аталган үзешчән ансамбль оештыралар. Ансамбль зур уңыш казана. Соңыннан Альберт Әсәдуллинны «Фламинго» группасына чакыралар. Алар рок музыкасын халыкка җиткерәләр. Тик нәкъ менә шул елларда илдә бу музыка төрен тыя башлыйлар. 1970 елда Ленинград институтларының берсендә чыгыш ясаганда залда көтелмәгән хәлләр башлана. Музыканың тәэсиренә шулкадәр бирелеп киткән яшьләр үз-үзләрен кулда тота алмый башлыйлар. Сикерергә тотыналар, залдагы беркетелгән урындыкларны, биергә комачаулый дип, каерып ыргыталар, кызлар чишенеп, кофталарын болгап бии башлыйлар. Бу концерттан соң иниститутның деканын, берничә укытучыны эшләреннән азат итәләр. Рокка каршы көрәш тагын да арта. Группага бер урында да чыгыш ясарга мөмкинлек бирмиләр. Соңыннан концертларны шәһәрдән читтә куя башлыйлар.
Альберт Әсәдуллинның тавышын «илаһи тавыш» дип бәялиләр. Ә бу тавыш татар халкының моңлы җырларын башкару өчен бигрәк тә туры килә. Милләттәшебез үзенең репертуарына татар җырларын бик теләп кертә һәм кайда гына чыгыш ясарга туры килсә дә, аларны җырламыйча калмый. Парижда «Тәфтиләү»не башкарганда халык тын калып тыңлый һәм, җыр тәмамлангач, дәррәү кул чаба башлый. Казанда аны «Мәһди», «Шагыйрь мәхәббәте», «Кәккүк авазы» рок-операларында катнашырга чакыралар. Әсәдуллин туган ягына һәрчак ашкынып кайта. Тик соңгы вакытта андый чакырулар аз булуына гына борчыла. Берсендә Мәскәүдә зур татар концерты булачагын ишеткәч, ул әлеге тамашаны оештыручы зур гына түрәгә үзенең дә шунда катнашырга теләвен белдерә. Тик хыялы чынга ашмый кала. Бер «бөек» артистның менеджеры каршы чыккан, имеш. Ничек инде Әсәдулиннан соң курыкмыйча сәхнәгә чыгарга кирәк...
Белешмә:
Альберт Нурулла улы Әсәдуллин 1948 елның 1 сентябрендә Казан шәһәренең Сукно бистәсендә туа. 1966 елда Казан сәнгать училищесын һәм Ленинградтагы Репин исемендәге Рәсем, скульптура һәм сәнгать институтының архитектура факультетын тәмамлый. Биредә укыганда ул рок-группада җырлый башлый. Башта - «Призраки», аннан «Фламинго» группаларында җырлый. Институтны тәмамлагач, Альберт Әсәдуллинны «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсында Орфей партиясен җырларга чакыралар. Шушы партия белән Әсәдуллин бөтен илгә, дөньяга таныла, күп чит илләрдә чыгыш ясый. Аның исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыкасы энциклопедиясенә кертелгән. Халыкара фестивальләр лауреаты. 1989 елда Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган тантаналарда «Мәһди» исемле Коръән сюжеты буенча эшләнгән фолк-рок сюитасында төп партияне башкару аның милли сәнгатькә тирән мәхәббәтен күрсәтте.
“Россиянең атказанган артисты” (1988), “Татарстанның халык артисты” (1998) дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Фото: vk.com/wall-58178474_572, tat.e-nkama.ru