Татарстанның халык артисты Наил Дунаев: «Күңелгә тия торган урында тыела алмый җылыйм»
Наил, Дунай, Коля, Николай Иванович… Аның исемнәре әнә шулай күп төрле. Кемгә ничек уңайлы булса, шул исем белән дәшәләр үзенә. Әмма тамашачы өчен ул җиде дистә елга якын Наил Дунаев буларак билгеле. Ни өчен керәшен егете Николай Наилгә әйләнгән соң? Мәскәүдән Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап кайткан яшь артистлар, диплом эше итеп Әхмәт Фәйзинең «Тукай» спектаклен Камал сәхнәсендә күрсәтергә җыеналар. Училищены яңа гына тәмамлап кайткан кичәге студентлар анда төп рольләрне башкаралар, ә театрның аксакаллары – массовкада. С.Рәмиевне, Г.Ибраһимовны татар артистлары уйный, ә татарның бөек шагыйрен рус исем-фамилияле Николай Дунаев башкарачак. Моңа күпләр канәгатьсезлек, гаҗәпләнү белдерә. Ә инде А.Гыйләҗевның «Көзге ачы җилләрдә» спектакленә афиша язганда, Дунаевка исемен алыштырырга тәкъдим итәләр. «Исемегезне Наил дип куйыйк», - дигәч, ул уйлап та тормый ризалаша. Ул исем аңа гомерлеккә ябышып кала. «Тик бүгенге акылым булса, исемемне үзгәрттермәс идем, мөгәен, йә Нил дип куштырган булыр идем. Күпләр минем Николай икәнне белгәч, аптырап кала», - ди Наил Дунаев. Нишлисең, сәнгать корбаннар сорый торган урын шул инде ул.
Наил Дунаев сәнгать юлына да очраклы гына кереп китә. Тугызынчыда укыганда авыл яшьләре спектакль куярга җыеналар да, кешеләре җитмәгәч, ялына-ялвара аны да уйнарга кыстый башлыйлар. Бик кечкенә генә күренештә уйнарга ризалыгын бирә ул. Соңыннан концерт та куялар. Бер дә искитәрлек номерлар булмавын күреп, Дунаев үзе сәхнәгә чыгып җырларга була. Шуннан башлана инде... Мәскәүгә Щепкин училищесына керү өчен Камал театрында кабул итү комиссиясе бара. Х.Әбҗәлилов, Ш.Сарымсаков, Х.Уразиковлар кебек шәхесләр каршында имтихан бирүен артист әле дә булса онытмый. Җырга сәләтне тикшерергә вакыт җиткәч, фортепиано артында утырган ханымның: «Нинди тональностьта җырлыйсыз?» дигән соравын ишеткәч, авыл малае авып китәрдәй була. Авыл баласының “тональность” дигән сүзне ишетү түгел, фортепиано дигәнен үз күзе белән күргәне бармы? Шулай да Николай югалып калмый, артык бормалары булмаган «Мәрфуга» җырын башкаргач, «слухы яхшы» дигән бәя ала.
Халыкның яраткан артистына әйләнсә дә, Наил Дунаев бүген дә һәр премьерадан соң өенә кайткач, күзләрен йомып, спектакльне кабатлап чыга икән. Партнерның ниләр эшләгәне, режиссерның карашы, тамашачы реакциясе – барысын да хәтереннән бер кат уздыра, анализ ясый, ялгышлар киткән булса камилләштерергә тырыша. «Үзеңнең генә түгел, партнерларның сүзләре дә, декорацияләр дә истә кала», - ди ул. Һәм артистның янә бер үзенчәлеге – сәхнәдә ихластан, чын-чынлап елавы. «Үзеннән-үзе килеп чыга ул. Нечкә күңелле дә түгел кебек үзем, киресенчә, усал диләр әле мине. Чынлап та, кайбер кешеләр спектакль уйнаганда авыр елый. Күз асларына вазелин сөртүчеләрне дә беләм. Ә мин, киресенчә, күңелгә тия торган урында тыела алмый елыйм. Кайчакта бу миңа комачаулый да хәтта. «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклендә ахырдан мин монолог сөйлим. Кайчакта тамакка төер тыгыла да, сөйләп тә бетерә алмый елый башлыйм. Тамашачы ихласлыкны сизә, биш-җиде минут буена безне сәхнәдән кертмичә, кул чаба», – ди артист.
Үз гомерендә берничә режиссер белән эшләгән артист Наил Дунаев үзе дә озак еллар Ленин исемендәге мәдәният сараенда, халык театрында режиссер булып эшләгән. Ул җитәкләгән коллектив күп тапкырлар фестивальләрдә җиңү яулый, байтак яшьләрнең олы сәнгатькә юл башы шул сукмактан башлана. Дунаев сәнгать академиясендә дә укыта, профессор. Студентлары арасында Л.Хәмитова, Р.Төхвәтуллин, О.Фазылҗанов, М.Нәҗмиева һ.б. кебек артистлар бар.
Алты дистә елга якын бергә яшәүче хатыны белән очрашу-кавышулары да бик кызык. Бу хакта ул үзе болай сөйли: «Түбән Биш авылында укып йөргән чагым. Минем алдымдагы партада Кабан-Бастырак авылы кызы Зина утыра. Ул Алабугада китапханә техникумында укучы ахирәтеннән хат алган, хат эчендә фотосы да бар. Анда бик чибәр кыз карап тора иде. Адресын алып шул кызга хат яздым. Җавап килмәде. Мәктәпне тәмамлап, Мәскәүгә укырга китеп барам. Туры килүен күр син – безгә каршы килгән йөк машинасында классташым Зина бара. Мине күрде дә: «Таня да Мәскәүгә китте, шуны озатып кайтып киләм», - дип кычкырып узып китте. Таня шул мин фотода күреп гашыйк булган кыз инде. Кая укырга кергәнен дә белмим. Мөгәен, китапханәчеләр әзерләүче институттыр дип, якташым, сабакташым Батулла белән Татьянаны эзләп киттек. Шунда беренче тапкыр очраштык һәм укып бетереп Казанга кайткач, кавыштык».
Наил Дунаевның бик оста балыкчы булуын да әйтми мөмкин түгел. Кыш көне җылы киемнәрен киеп, аркасына балыкчы биштәрен, авыр боравын асып, унар чакрым йөреп кайту, аңа бер ни тормый. Җәен балыкка резин көймәдә чыга. Юкса, ул бит үзе балык яратмый, аларны дусларына өләшә. Сабакташы, хезмәттәше Ринат Таҗетдинов аның белән балыкка бармаска тырыша икән: «Дунай белән балыкка чыксаң, хурлыкка каласың. Ул 10 кг балык тота, ә син бер-икене генә эләктерәсең. Ачу килә бит. Әллә минәйтәм, ул балыкларның телен беләме икән? Ничек шулай аңа гына эләгә соң? Әнә шундый уңган һәм булган ул безнең Дунай».
Белешмә
Наил Дунаев (Николай Иван улы Дунаев) 1937 елның 3 маенда Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Камал театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар да тәрҗемә итә. Моннан тыш Казан дәүләт мәдәният институтында профессор булып эшли, актерлык осталыгына укыта. Киң диапазонлы артист. Халык арасында таныткан рольләре: «Көзге ачы җилләрдә» - Ибраһим, «Ай тотылган төндә» - Акъегет, «Гөргөри кияүләре» - Гөргөри, «Өч аршин җир» - Мирвәли, « Зәңгәр шәл» - Җиһанша һ.б.
Наил Дунаев - Татарстанның халык артисты Россиянең атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.