Татарстанның халык язучысы, партиянең тугрылыклы улы Гариф Ахунов
Гариф Ахуновның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф Ахунов 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Бөек Ватан сугышы башлана, гаиләнең хәле авырая. Шул чагында Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: колхоз кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен, аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем карарын Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагерында үти. Кайткач, 1946 елда училищеда укуын дәвам иттерә. Аны тәмамлагач, Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Гариф Ахуновның язучы буларак беренче тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студент елларына туры килә.
Әтисенең кулаклар тарафыннан үтерелүе, үзенең лагерьда булулары бик нык тәэсир итәме, Гариф Ахунов партиягә тугрылыклы язучы була. 1956 елда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге булган Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкага китә. 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда күченә, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, повестьлар яза. Аннары зур күләмле әдәби әсәрләрен – «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» исемле романнарын иҗат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмагатьчелектә 60 нчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән роман рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. «Хәзинә» романы аеруча популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск ( Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге фильм да эшләнә, ә соңрак 1983 елда «Кошның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендәге спектакль cәхнәгә куела.
Гариф Ахунов иҗат эше белән янәшә һәрвакыт җитәкчелек эшен дә алып бара. Әлмәттә Татарстан Язучылар берлегенең бүлекчәсен оештырып, аның җитәкчесе була. 1968 елда Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлану сәбәпле Казанга кайта. 1972-1974 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. 1974 елда Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана һәм ун ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе була. 1974 – 1984 елларда СССР Югары Советы депутаты вазыйфаларын башкара.
Шулай бервакыт СССР Югары Советының ике депутаты – Гариф Ахунов һәм Мостай Кәрим өр-яңа «Волга» машинасында Мәскәү урамнары буйлап йөриләр икән. Руль артында машинаның хуҗасы Мостай Кәрим, ә янәшәсендә Гариф Ахунов. Берзаман боларны ГАИ туктата. Мостай Кәрим үзенең депутат таныклыгын түш кесәсеннән алган да ГАИ хезмәткәренә сузган. Гаишник, таныклыкка күз төшерүгә, үрә катып честь биргән һәм «шофер» янында утырган Ахуновка сез кем буласыз инде, дигән сораулы карашын төшереп алган. Гариф Ахунов аңа болай дип сүз каткан, имеш: «Если у меня шофер депутат Верховного Совета СССР, то тогда кем буду я?»
Гариф Ахуновның коммунист җитәкченең тормышын чагылдырган «Чикләвек төше» повесте дә заманында шактый шаулаган әсәр. Шушы һәм «Хәзинә» романнары өчен аңа 1973 елда Тукай премиясе дә бирелә. Ул үзен драматургиядә дә, тәнкыйть өлкәсендә дә, тәрҗемә эшләрендә дә уңай яктан күрсәтә алган. Социалистик реализм методының тугрылыклы җырчысы, партиянең алыштыргысыз улы Г.Ахунов үзгәртеп кору еллары килгәч тә каушап калмый. 1900-1930 еллардагы татар тормышын чагылдырган «Идел кызы» трилогиясен яза.
Белешмә:
Гариф Ахунҗан улы Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Арча районының Кече Өчиле авылында туа. Башта күрше Казанбаш, аннан Арча педагогия училищесында, соңыннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Кулына диплом алуга аны «Совет әдәбияты» журналына әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Беренче күләмле әсәре – «Яшьлек яме» повесте шул елларда языла. 1956 елдан 1968 елга кадәр Әлмәттә яши һәм иҗат итә, нефтьчеләр тормышына багышланган «Хәзинә», «Хуҗалар» романнарын яза. 1977 елда «Хәзинә» романы буенча фильм төшерелә. 1968 елдан әдип Казанда яши. Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, аннан ун ел буе берлекнең рәисе вазыйфаларын башкара. «Казан утлары» журналында баш мөхәррир булып эшләп ала. 1974-1984 елларда СССР Югары Советы депутаты була. Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.
Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратында җирләнә.
Фото: Infourok.ru, kazved.ru