Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина: «Мин җир кешесе түгел»
Алсу Гайнуллинаның сәхнәгә аяк басуы бары тик талантлы кешеләр язмышына гына хас булганча хәл ителә. Урта мәктәпне тәмамлап өлгермәс борын, аны театр училищесына укырга чакыралар. Алсу мәктәптә укыганда ук иң гадәти бер клубның драма түгәрәгенә йөри. Һәвәскәрләрнең бер спектаклен театрның тәҗрибәле артистлары Рәшидә Җиһаншина белән Һидаят Солтанов карый. Көннәрдән бер көнне Алсуны театрга чакырталар. Килә. Театрның баш режиссеры кабинетында имтиханга охшаш тикшерү башлана. Алсу Ленин турында шигырь дә сөйли, җырлый да, спектакльдән өзек тә уйнап күрсәтә. Сынаучылар үзара киңәшләшәләр дә аны театр училищесының икенче курсына укырга алырга булалар. Ул арада урта мәктәптә өлгергәнлек аттестатына имтихан бирер чак җитә, училищедагы укулар катлауланып китә. Алсу елап, театрның ул вакыттагы директоры да, күренекле артисты да булган Рәшидә Җиһаншина янына керә. Үзенең аруын, чыдар хәле калмавын әйтә. Ул укырга кергәндә инде курс икенче елын укуы сәбәпле, оешып беткән, ә Алсу артык аралашучан булмый, шуңа да ул рухи яктан да кыенлыклар сизә. Ләкин Җиһаншина аңа сабыр итәргә куша. Шул вакыттагы яхшы киңәшләре өчен Гайнуллина аңа гомер буе рәхмәтле була. Шулай итеп кечкенә чакта диктор булырга хыялланган Алсу Гайнуллина театр артисты булып китә.
Алсу Гайнуллина училищеда Марсель Сәлимҗанов курсында укый. Укуны тәмамлагач, Сәлимҗанов шушы группаның дүрт кызын - Ф.Әкбәрова, З.Зарипова, Р.Мотыйгуллина һәм А.Гайнуллинаны, театрда урын булмаган килеш, эшкә ала. Һәм ялгышмый. Алар бик дустанә шартларда эшлиләр. Аларның дуслыкларына көнләшүчеләр, төрле гайбәтләр таратучылар да була. «Мин бервакытта да бернәрсә турында да хыялланмадым. Мин гомумән җир кешесе түгел, күктә очып йөрим. Сәлимҗанов барысын да миңа үзе бирә иде. Мин эшсез утырмадым. Мин дә, барыбыз да, Марсель абыйның киң җилкәсе артына сыенып яшәдек, эшләдек. Ул минем кумирым булды. Хәзер миңа ансыз бик кыен». Сәлимҗанов баштагы елларда үзе укыткан студентларына рольләр бирмәскә тырышкан, башка режиссерлар белән дә эшләргә өйрәнсеннәр дигән. Ә соңыннан инде алар икесе бик күп образлар иҗат итәләр. Театрның бүгенге режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: «Бөтен режиссерлар да Алсу Гайнуллина белән эшләргә хыялланды. Мин дә аның белән эшләвемне бәхет дип саныйм», - ди.
Алсу Гайнуллина «Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә – Йөзембикә, «Сүнгән йолдызлар”да - Сәрвәр, «Бирнәсез кыз»да – Лариса, «Ташлама утны, Прометей»да – Агазия, «Мулланур Вахитов»та – Зөһрә, «Ташкыннар»да – Гөлчирә һ.б. кебек истә калырлык образлар иҗат итә. Уңышлар да килә башлый. Агазия роле өчен аңа Бөтенроссия фестиваленең беренче дәрәҗәдәге дипломы бирелә. 1995 елда актрисаның Мәскәүдә үткән бенефисыннан соң, илнең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчесе Б.Покровский «Культура» газетасында аның хакында түбәндәге юлларны язып чыга: «Дөнья репертуарында Алсу Гайнуллина уйный алмастай бер роль дә юктыр,дип уйлыйм. Мисал өчен: Анна Каренина, Катюша Маслова, Тугина, Негина, Кручинина, Катерина, Мария Стюарт, һәм шулай ук Елизавета, Шекспирдан леди Макбет, Лескова, Чеховтан Раневская, Маша, Аркадина, Сарра, Настасья Филипповна, Нора, Маргарита Готье, Евгения Гранде...Чыннан да, болар бөтенесе аның рольләре була алыр иде. Мин ышанып әйтә алам, «Өч сеңел»дә ул Маша Прозорованы гына түгел, ә Наташаны да уйный алыр иде – менә бит аның талантының күркәмлеге нидә!».
Бер карасаң, Гайнуллинаның иҗат юлы бер-бер артлы килгән бәхетле очраклардан башланып киткән төсле. Ярый әле күреп алганнар, ярый ла Марсель Сәлимҗанов курсына эләккән, ярый ла тарихи театрга эшкә алганнар, ярый ла әйбәт рольләр биргәннәр. Өстәвенә, аңа талантлы артист Илдар Хәйруллин гашыйк булган, өйләнешкәннәр. Уллары Искәндәр үзе дә Татарстанның халык артисты, әти-әнисе белән бер театрда эшли. Алсу Гайнуллина ике оныкның әбисе. Үзен җир кешесе дип санамаучы, гел күктә, болытлар арасында йөзүче артистка буларак, Алсу Гайнуллина үзенә тапшырылган хезмәткә баштанаяк бирелгән. Аның өчен сәнгатьтән дә, халыкка хезмәт итүдән дә изгерәк нәрсә юк. Яңа роль тапшырсалар, гаилә мәшәкатьләре дә - барысы да икенче планга күчә. Актрисаның бөтен барлыгы театр таләпләренә буйсындырылган. Ул өй эшләрен яратып башкаручы хатын-кызларга көнләшеп карый. «Мин икенче. Гаиләдә мин тугызынчы бала идем, шуңа барысы да мине сакладылар, якладылар. Кияүгә чыкканда мин хәтта бәрәңге дә кыздыра белми идем. Соңыннан инде барысына да өйрәндем. Әмма барыбер өй эшләре минем өчен зур мәшәкать булып тора. Мин кухняда кемдер булып, өйгә тәмле исләр таралгач кына йокыдан торырга яратам. Ирем бик оста пешерә. Улым да бик уңган», - дип, үзенең гаилә серләре белән уртаклаша артистка.
Белешмә:
Алсу Әскәр кызы Гайнуллина 1954 елның 24 февралендә Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Театрда бик күп рольләр башкара. Классик репертуардагы иң катлаулы һәм үзенчәлекле рольләрнең берсе саналган – Николай Островскийның «Бирнәсез кыз» пьесасында Ларисаны югары дәрәҗәдә башкарып чыгуы актрисаның бөек талантын ассызыклый. Гайнуллина Ларисаны уйнаганнан соң, илнең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре аны 1980 нче елларда совет сәхнәсендә башкарылган иң яхшы роль буларак билгеләп үтәләр, һәм актриса Станиславский исемендәге Россия дәүләт премиясенә лаек була. Алсу Гайнуллина - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты. Аның иҗаты Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дә лаек була.