Техник фәннәр докторы Азат Зыятдинов: «Кораллар ясап кына көчле ил төзергә мөмкин түгел»

Техник фәннәр докторы Азат Зыятдинов: «Кораллар ясап кына көчле ил төзергә мөмкин түгел»

Азат Зыятдиновны белмәгән, ишетмәгән кеше бик сирәктер. Галим-голәмә аны техник фәннәр докторы, профессор, «Түбән Кама Нефтехим» гигантының фәнни-технологик үзәге директоры, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, күпләгән фәнни ачышлар авторы буларак белсә, татар кешесенә ул милли хәрәкәт лидерларының берсе, милләт язмышы өчен җан атып йөрүче фидакарь зат, мәгърифәтче, шигъри җанлы олуг шәхес. Республикабыз язмышы, халкыбызның киләчәге хәл ителгән даулы 1990-1995 нче елларда ул Татарстан парламенты депутаты сыйфатында иң актив эшләгән шәхесләребезнең берсе була.Ә Түбән Кама шәһәрен милли рухлы, милли йөзле һәм иманлы итүдә аның тырышлыгы – бәһаләп бетергесез.

Авыл малае кем булырга гына хыялланмаган? 4 классны бетергәч, яхшы укыган өчен аны Казан күрсәтергә алып киләләр. Иң истә калганы елга портына төшкәч була. Палубада торучы капитанны күрә дә әсәрләнеп кала. Аның кием формалары – ак фуражка, китель. Үзе һәйкәл сыман басып тора. Азат бу капитанны 3 ел буена төшләрендә күреп хыяллана. Әмма аңа капитан булырга язмаган икән. Авылдан документлар җыеп килгәндә, елга техникумына кабул итү беткән була, һәм ул технология техникумына керә. Ул еллар – Галәмгә очышлар вакыты. Әле бер, әле икенче милләт вәкиле галәмгә оча, ә татардан бер кеше дә юк. Азат дүртенче курста укыганда, космонавт Комаров янып үлә. Шулчакта минем чират җиткәндер дип уйлап, ул төнлә утырып гариза яза. Ахыргы җөмләдә: «Готов пожертвовать собой», - дип тә өсти. Азат әлеге гаризаны үзенең тәвәккәл адым ясарга әзерлеген тоеп яза. «Ләкин анда татарның булуы кирәкмәгән дә икән, миңа җавап та бирмәделәр. Бу мине шулкадәр үпкәләтте, кешенең саф хисләренә төкергән кебек тоелды. Шушы хәл минем авиациягә булган мәхәббәтне сүрелдерде бугай», - дип искә ала ул көннәрне Азат Зыятдинов.

Космонавт та, капитан да буласы килгән егет химия өлкәсенә кереп китә һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешә. Ә аңарчы... Авылдан килгән малайга  рус телендә укулары әлбәттә җиңел бирелми. «Өч»ле билгесенә стипендия бирелми дигәч, сочинение язасы темаларны дүртәр-бишәр бит ятлый. Ә физика, математика кебек фәннәрдән беркайчан да проблема булмый. Бу фәннәр аның иң яратканы була. Икенче курсны “5” кә генә тәмамлый. Директор, бөтен курсны җыеп, аны мактый, башкаларга үрнәк итеп куя.

Беркайчан да химия белән шөгыльләнермен дип уйламаган Азат Зыятдинов шушы тармакка кереп китәргә мәҗбүр була. Фатир өчен генә дип башласа да, язмыш үзенекен итә. Ул химия фәненә гашыйк була. Шуңа да бу өлкәдә үзенә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтлк ул. Бигрәк тә гаиләсенә. Ике баласын, хатынын калдырып, Мәскәүгә аспирантурага китүләре җиңел булмый. Кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклагач, каталитик синтез лабораториясен ачуга ирешә.

Азат Зыятдиновка әдәбият-сәнгать җене кагылганлыгын да әйтми мөмкин түгел. Бу аларның нәселеннән килә икән. Бабасы – скрипач, әбисе – курайчы, әтисе гармунчы була һәм бу өйдә  әдәбият-сәнгатькә, җыр-моңга мәхәббәт көчле. Зыятдиновның иң яраткан шагыйре – Һади Такташ. Ул аның барлык шигырьләрен дә диярлек яттан белә. Аңа һәйкәл ачтыру өчен тырышып йөрүчеләрнең берсе дә ул була.  Әгәр чын күңелдән мәдәният өлкәсен яратмаса Түбән Камада Бакый Урманче исемендәге урам һәм аның исемендәге гимназия булыр идеме икән? Муса Җәлил исемендәге урам һәм гимназия булдыру өчен дә зур тырышлык куя. Сөембикә урамы да аның үҗәтлеге нәтиҗәсе. «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен оештыручыларның да берсе була ул. «Мәдәнияткә игътибар юк икән, ирекле фикер йөрүче, әмма шул ук вакытта җаваплы кешеләрдән торган җәмгыять төзеп булмый. Кораллар ясап кына көчле ил төзергә мөмкин түгел», - дип әйтергә яраткан ул. Милли җанлы кеше буларак, 1989 елда шәһәрдәшләре аны Түбән Кама  Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе итеп сайлыйлар. Азат Зыятдиновның артык шаулашмыйча, үз сурәтен милләт байрагына чикмичә генә башкарган гамәлләре мәңгегә хәтергә уелып калыр.

Белешмә

Азат Шәймулла улы Зыятдинов  Балтач районы Таузар авылында туган. 1955 елда Казан технология техникумына укырга керә. 1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1962-1968 елларда Казан авиация институтында укый. Институтны тәмамлагач, Түбән Камага китә һәм бөтен тормышын шушы шәһәр белән бәйли. «Нефтехим» берләшмәсендә мастер, смена начальнигы, цех начальнигы урынбасары  була. 1975 елда Мәскәүнең М.В.Ломоносов исемендәге махсус химия-технология институты гыйльми советында «Математик модельләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру» дигән темага диссертация яклап, техник фәннәр докторы  була. Аның 150 гә якын фәнни хезмәте һәм ачышы бар. Аларның төп темалары – нефтехимия, органик химия, модельләштерү, каталитик процесслар, реакторлар, катализаторлар һ.б. Фәнни эшләре Түбән Кама, Салават, Уфа, Пермь, Омск шәһәрләрендәге нефтехимия предприятиеләрендә гамәлгә ашырылган. Азат Зыятдинов - 1997 елдан «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең фәнни-технологик үзәге директоры. 1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган химигы дигән мактаулы исем бирелә. 2001 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мцхбир-әгъзасы итеп сайлана.

Азат Зыятдинов 2017 елның 24 сентябрендә вафат була һәм туган авылында җирләнә.

Фото: e-nkama.ru, 

Сораштыру