Тәнкыйтьче, әдәбият белгече, тарихчы һәм тел галиме Җамал Вәлиди: «Милләт яши. Ул – табигыйлыкның һәм тарихның баласы»
Татар милләте формалашуның теоретик проблемаларын өйрәнеп, Җамал Вәлиди диннең һаман да җитди роль уйнавын таный. Ул гына да түгел, татарлар сыман изелгән халыклар тормышында аның роле үсә барачак, дип саный. Шул ук вакытта ул махсус үзенчәлекләргә ия булган һәм дини нигезгә түгел, ә этник компонентларга таянган милли үсешенең үз табигатен аерып карый. Этник яктан караганда, халыкларның формалашуы, аныңча, берничә этап аша уза. Аның нәсел һәм кабилә кебек гади төрләреннән халыклар килеп чыга, ә аннан соң милләтләр барлыкка килә, дип исәпләгән галим. Ул милләт барлыкка килүнең закончалыклы булуын ассызыклый, аның үсешен тоткарларга яки бастырып торырга мөмкин, ләкин көч белән җиңеп булмый, дигән. «Милләт яши. Ул – табигыйлыкның һәм тарихның баласы», - дип язган ул.
ХХ йөз башында татарларның милли бердәмлеге көчәя, әмма ул бик каршылыклы шартларда бара, һәм шуның нәтиҗәсе буларак, милли үзаң бик зәгыйфь үсә. Мондый какатлаулы вазгыять милли проблемага субъектив якын килергә, кире кагуны һәм теге яки бу этник төркемне мәгълүм бергәлеккә кертү өчен объектив тарихи шартлар табуны таләп итә. Мәсәлән, Җамал Вәлиди татар милләтенә Казан татарлары гына түгел, мишәрләр һәм башкортлар да керә, дип саный. Күпчелек гореф-гадәтләр, дини бердәйлек һәм барысы өчен дә уртак әдәбият әлеге этник төркемнәрне бер милләткә туплый, борынгыдын килгән Ватаннарына – Идел-Уралга берләштерә. Аларның кайбер вәкилләре үзләрен татарлар дип атарга теләмәсәләр дә, милли бердәмлекнең кануни үсеше ялгыш инанулардан көчлерәк булачак дип саный ул. Җамал Вәлиди милләтне ничек яклау һәм аның үсешенә ярдәм итү турында җитди уйлана.
1911 елда шундый бер хәл була. Вәлидинең өендә тентү була. Кәгазьләр арасыннан бик күп шәкерт җырлары табыла. «Тираннар канын кою безгә хәләл, бугазларыннан алыйк без аларның! Бу изү астында җитәрлек яшәдек инде, әйдәгез күтәрелик!» - дигән сүзләре өчен Җамал Вәлидигә үлем, кимендә, озак еллар каторга яный. Хакас милләтеннән булган галим Катанов жандармнарга болай аңлата: «Тиран» дигән сүз кадими хәлфәләрне күздә тота, бу шәкерт җырлары һич тә патшага каршы язылмаган!» Вәлиди котылып кала. Жандармнардан котыла алса да, совет җәлладларыннан котыла алмый...
1931 елда Җамал Вәлиди Казан Көнчыгыш педагогия институтының татар теле кафедрасы доценты булып эшләгән вакытта аны кулга алалар, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр. Ул гаебен танымый, нык тора. Аны бик каты җәзалыйлар, мыскыл итәләр. Бу җәзалауларга түзә алмыйча, ул допрос вакытында, үз-үзен үтерергә теләп, тәрәзәдән ташлана. Пләтән төрмәсендә шәфкать туташы булып эшләгән хатын сөйләгәннәрдән: «Уголовниклар янында зур гына татар язучысы ята», дигәч, мин аны эзләп таптым. Төрмә хастаханәсендә иде ул. Озын гәүдәле, чибәр кеше иде. «Җамал ага, сезгә берәр әйбер кирәк түгелме?» - дигәч, ул дәшмичә генә әйләнеп ятты. Күрәсең, сер алырга җибәрелгән кеше дип уйлагандыр. Берничә көн узгач, эшкә килгәндә күрәм, төрмә ишегалдында бик күп кеше җыелган. Карасам, җирдә озын гәүдәле әлеге язучы – Җамал ага сузылып ята. Ул үз-үзен югарыдан ташлаган булып чыкты. Әллә ташланган, әллә ташлаганнар? Җамал абый үлеп җитмәгән иде әле. Имгәнгән генә иде. Шул имгәнүдән ул мантый алмады. Озакламый үлде. Үлгәч, икенче көнне төрмә капкасы төбенә бик күп кеше җыелган иде. Ләкин мәетне төрмәдән алып чыгарга рөхсәт бирмәделәр. Баксаң, студентлар ярып өйрәнсен өчен, мәетләрне төрмәдән анатомичкага, медицина институтына җибәрәләр икән».
Җамал Вәлидинең хатынын да утырталар. Кызлары, атасын утырткач, үзенә дә ул-бу булмагае дип, Харьковка китә. Шунда укый. Чибәр кыз була. 1941 елда сугыш башлана, институт күченә алмый кала. Шәһәргә фашистлар хуҗа булып ала. Вәлидинең кызын Германиягә немец офицерларына кулланырга озаталар. Сугыш беткәнче ул шунда була. Сугыштан соң илгә кайта. Аны советлар төрмәсенә ябалар. Совет төрмәчеләре аны изеп, таптап мәсхәрә итәләр дә уголовникларга ташлыйлар. Совет төрмәсендәге мәсхәрәләрдән соң аңа Германиядәге тормышы оҗмах булып тоелгандыр...
Белешмә
Җамал Вәлиди (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов) 1887 елның 13 октябрендә Апас районы Апас авылында туа. Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911-1918 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта. Шулай ук «Шура» журналы, «Вакыт» газетасына актив языша. 1918 елда Казанга килә. 1918-1923 елларда мәктәпләрдә, татар рабфагында, Көнчыгыш академиясендә укыта. 1923 -1931 елларда Казан Көнчыгыш педагогия институты доценты. 1923 елда чыккан «Очерк истории образованности и литературы татар» исемле китабында татар иҗтимагый фикеренең борынгы заманнардан алып 1917 елга кадәр үсешенең төп этапларына сыйфатнамә бирә. «Татар теленең грамматикасы», «Татар теленең тулы сүзлеге» дә зур кыйммәткә ия.
1931 елда Җамал Вәлиди гаепсезгә репрессияләнә, 1932 елда вафат була. Кабере билгесез. Җамал Вәлиди исемендәге Татарстан Язучылар берлегенең премиясе булдырылган.