Язучы-диссидент, «татар Солженицины», сугышы ветераны Cалих Баттал: «Үзем зыян күрсәм күрәм, ләкин театр да сабак алсын»
Язучы-диссидент, «татар Солженицины», сугышы ветераны Cалих Баттал: «Үзем зыян күрсәм күрәм, ләкин театр да сабак алсын»
Мөгаен, бер генә татар язучысы турында да Салих Баттал турындагы кадәр имеш-мимешләр сөйләмиләрдер. Менә шуларның берничәсе...
Салих Баттал Камал театрына чираттагы бер пьесасын китергән була. Әмма әсәр һаман тузан җыеп ята – сәхнәгә менми: ни куймыйлар, ни кире кайтарып бирмиләр. Шулай ярты ел уза, бер ел... Автор йөреп-йөреп карый. Ә театрдагылар анык итеп җавап бирмиләр. Ниһаять, ике еллап вакыт узгач, Баттал, кулына авторлар хокукы турындагы документ тотып, театрга килеп керә. Анда «әгәр театр пьесаны үзендә бер елдан артык тотса, аны авторга кайтарып бирмәсә, ул кабул ителгән исәпләнә, һәм автор театрдан гонорар таләп итәргә хокуклы» дип язылган була. Язылган, ләкин моның көндәлек тормышта һичкайчан кулланылганы булмый. Баттал тота да театрны судка бирә. Театрның баш режиссеры, бу хакта ишеткәч, драматургны чакырып ала: «Син, әлбәттә, безне судка бирергә хокуклысың. Ләкин шуны белеп тор: әгәр син моны эшлисең икән, моннан соң бер генә пьесаң да сәхнә йөзен күрмәячәк. Бездә генә түгел...Моның өчен мин барысын да эшләячәкмен...» Гаҗәп дәрәҗәдә үзсүзле язучы артка чигенми: «Әгәр минем андый хокукым бар икән, мин аннан файдаланачакмын. Үзем зыян күрсәм күрәм, әмма театр да сабак алсын», - ди. Ни гаҗәп, ул җиңә! Куелмаган әсәре өчен тулы күләмдә гонорарын ала. Ләкин шуннан соң беркайчан, бер театрда да аның әсәрләре куелмый.
Салих Батталның дачасы Обсерваториядә була. Кышын еш кына малай-шалайлар дачаларны талыйлар, астын-өскә китерәләр, кайчакта тәрәт итеп тә киткәлиләр. Кемнәрдер бу афәттән котылырга теләп, тәрәзәләргә такта кадаклый, ишекләрен йозак белән бикли. Салих Баттал исә дачасына бернинди дә йозак элми (йозакны барыбер каерып ваталар, лабаса!) һәм бервакыт көзен: «Керегез, җылынып утырыгыз, минем исәнлеккә салып куегыз, ләкин бернәрсәне дә җимермәгез һәм кәкәй итмәгез!» - дигән язу яза, алай гына да түгел, бер шешә аракы да калдыра. Язын килсә, барысы да тәртиптә, ни гаҗәп, аракының да яртысы гына эчелгән, ә теге язуның бер кырыена болай дип язып калдырганнар: «Хуҗа кеше, рәхмәт, ашадык-эчтек, сиңа да үз өлешеңне калдырдык...»
Шулай бервакыт, инде гомеренең көзенә - 90 яшьләргә якынлашып килгәндә, Салих Баттал азга гына өеннән чыгып китә. Шул вакытта аның өенә карак керә. Хуҗа кайтып кергәндә, ул актарынып ята. Баттал вәкарь генә аның янына килеп баса да каракны, бер кулы белән якасыннан эләктереп алып, өскә күтәрә, икенче кулының йодрыгын тегенең борын төбенә китереп тери: «Нәрсә эшләтергә инде сине, адәм актыгы? Милициягә тапшырыргамы, әллә исәп-хисапны үземә генә ясаргамы?» - ди. Карак күрә – каршында әзмәвердәй берәү басып тора. Үзе болай яшь түгел, әмма җилкәләре киң, кулы каты, йодрыгы чукмар кебек. Ә пеләш башы, билъярд шары кебек ялтырап тора. Ул куркуга кала һәм ялына башлый: «Абзыкай, тукмама гына... Милициягә генә тапшыра күр....». Билгеле, Баттал аның белән чиләнеп маташмый, артына бер тибә дә баскычтан төшереп җибәрә.
Белешмә:
Салих Вазыйх улы Баттал 1905 елның 5 августында Биләр районының Зур Тигәнәле авылында туа. 16 яшендә апасы белән, тамак туйдырырлык булса да акча эшләү өчен, Мәскәү өлкәсенә китә. Төрле эшләрдә эшли. Ике еллык гомум белем бирү курсларында укый. 1924 елда Мәсәүдә чыгучы «Эшче» татар газетасында беренче шигыре басыла. Пьеса да яза. Әсәр Мәскәү эшче татар театрында куела. 1927 елда, үзе теләп, Хәрби-Һава Көчләре гаскәрендә хезмәт итәргә китә. 1934 елга кадәр очучы була. 1934 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Бөек Ватан сугышында катнаша. «Олы юл буйлап», «Батый ханга хат» поэмалары, «Сигезенчесе кем?» проза әсәре партия җитәкчелеге арасында зур шау-шу куптара. Әмма Казанда бастыра алмаган әсәрләре Мәскәүдә дөнья күрә. Аны берара хәтта коммунистлар партиясеннән дә чыгаралар. Тик соңыннан барыбер кире алырга мәҗбүр булалар.
Салих Баттал 1995 елда 90 яшендә вафат була. Аның үлеме дә тормышы кебек үк фаҗигале һәм беркемнекенә дә охшамаган була. Көзге салкын көннәрнең берсендә Баттал өендә ялгызы туңып утыра. Аяклары тәмам өши башлагач, ачык спиральле рефлекторны тоташтыра. Аннары исә, җәймәгә төренеп, тирән кәнәфигә утырып, йокыга тала. Җәймәгә ут каба. Язучы чын мәгънәсендә утларда янып үлә.
Фото: tatfrontu.ru