Язучы һәм галим, Тукай бүләге иясе, Тукаебызны сөю утларына салган Зәйтүнә Мәүлүдованың улы Атилла Расих
Атилла Расих мулла гаиләсеннән чыгуы сәбәпле, төрлечә эзәрлекләнә, кимсетелә. Шунлыктан аның хәтта туган урыны һәм елы ды дөрес күрсәтелми. Моннан тыш ул Бөек Ватан сугышы елларында бераз вакыт әсирлектә булуын да яшерергә мәҗбүр була. Язучы һәм галимнең әнисе Зәйтүнә Мәүлүдова икәнен әйтсәк тә, бу шәхес белән кызыксынуыбыз тагын да артыр. Мәгълүм булганча, Зәйтүнә сөекле Тукаебызны «яшерен сөю, яшерен газап» утларында янырга этәргән, читтән генә булса да мәхәббәт газабы кичерү ләззәтен биргән. «Кызык гыйшык» шигырендә Тукай болай ди: «Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам; сөйгәнемнән шүрәле төсле качам...”. Әйе, Тукаебыз чынлап сөйгән, янган, яшерен генә шатланган. Аның тормышында, һичшиксез, Зәйтүнә якты эз калдырган, шулай булмаса, аңа атап шундый тәэсирле шигырьләр язар идеме?! Тукайның үлемен Зәйтүнә бик авыр кичерә. Атилла Расихның «Ишан оныгы» роман-истәлегендә болар хакында бик тәфсилләп язылган.
Зәйтүнә Мәүлүдова Буби мәдрәсәсендә укый. Соңыннан Троицкида кызлар мәктәбендә укыта. Хаҗ сәфәре вакытында Истанбулда алдынгы мәктәпләр белән таныша. Бу эштә аңа шул заманда Истанбулда яшәгән зыялы милләттәшебез Йосыф Акчура ярдәм итә. Беренче бөтендөнья сугышының хаҗ сәфәре вакытына туры килүе зур кыенлыклар тудыра. Туган илгә кайту мөмкинлеге булмый. Ашау-эчү яклары авырая, торак өчен дә түләргә кирәк, чит илдә булсалар да, Зәйтүнәнең ире Кадыйрны солдатка алырга торалар. Менә шул вакытта, 1915 елның 16 сентябрендә Атилла дөньяга килә. Әмма аны төрле сәбәпләр аркасында, Троицкидагы мәчет метрика кенәгәсенә бер елга соңрак теркиләр һәм ул гомер буе шунда теркәлгән ел буенча йөрергә мәҗбүр була. Атиллага ике яшь ярым булганда аларның гаиләсе Башта Троицкига кайта, аннан алар Казанга күченәләр. «Мулла малае» булганы өчен берничә тапкыр мәктәптән куыла. Шул чорда иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Тугыз ай укыгач, янә шул тәрҗемәи хәле аркасында институттан куыла. Дөреслек эзләп Мәскәүгә бара. Максатына ирешә, яңадан студент була. 1938 елда ветеринария институтын бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Сугыш башлангач, үзе теләп башта СССР – Финляндия арасында булган сугышта, аннан Бөек Ватан сугышында башыннан ахырынача катнаша. Сугыштан кайткач, ветеринария институты каршындагы аспирантураны тәмамлый, диссертация яклап, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала, әлеге уку йортында озак еллар доцент булып эшли.
Сугыш турында язылган «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр» әсәрендә дә, бу темага кагылышлы башка китапларында да Атилла Расих сугыш темасын белеп яза. Язучы безнең сугышчан көчләрнең аз, солдатларның сугышка әзерлексез булуына игътибар итә. Авыр канкойгыч сугышларда безнең армиянең тиешле хәрби техникасы җитешмәве, солдатларның күпләп һәлак булуы турында яза. Берсендә көчләр тигез булмау сәбәпле, чигенергә боерык була. Атилла, командирдан рөхсәт алып, юлда очраган бер солдатны ияртеп, миналар яңгыры астында дусты авырып калган авылга китә. Өйгә барып җитеп дустын алып чыкканда, немец солдатлары аларны чолгап ала, шушы минуттан алар өчен әсирлек башлана. Төрлечә хурлау, мәсхәрәләү, ач тотулар, кыйнаулар, хәлсез әсирләр ашарга сорагач, китереп ыргытылган ат үләксәсе... Әсирләр, беренче мөмкинлек чыгу белән, качалар. Атилла качуны оештыручы була. Мулла малае буларак бу әсирлек турында ул бик озак еллар дәшми.
Атилла Расих 1957 елда «Литературная газета»га татар халкының теле, мәдәнияте юкка чыгып ассимиляцияләнә баруы турында борчылып, «Туган халкымның мәдәнияте, язмышы турында уйланулар» дигән мәкаләсен яза. Газетаның баш редакторы тискәре булган аңлатмалардан соң: «Без Сезгә бу мәсьәләдә катгый рәвештә каршы киләбез», - дип төгәлли сүзен. 1965 елда Мәскәүдә тарихчылар курсында укыган вакытта, автономияле республика вәкилләре «Литературная газета»га күпчелек милләтләрнең кино кытлыгы кичерүе турында хат язалар. Хат язуны оештыручы Атилла Расих була. Югарыда язылган ике мисалдан күренгәнчә, Атилла Расих, фән өлкәсендәге һәм әдәби иҗат эше белән генә чикләнеп калмыйча, бер үк вакытта татар халкы һәм аның теле, мәдәнияте, гәреф-гадәтләре сакланып калуы һәм үсеше өчен көрәшә. Авылларда, колхозларда күп вакытын уздырганлыктан, ул авыл кешесенең хезмәт көненә генә, ягъни бушка, исәпкә генә диярлек эшләүләре кешеләрдә элек-электән хезмәткә булган олы ихтирам, хөрмәт югалуга сәбәп булуын ачыклый.
Язучының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау», «Ямашев» романнары татар прозасының үсешендә билгеле бер эз калдырган, проблемаларның үткенлеге, актуальлеге, геройларның тормышчанлыгы белән уйландыру көче ягыннан яңалык китергән әсәрләр булды.
Белешмә:
Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) 1915 елның 16 сентябрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә туа. Аңа ике яшь ярым булганда аларның гаиләсе Россиягә, Троицк шәһәренә кайта. Соңыннан алар Казанга күченеп киләләр. Атилла урта мәктәпне тәмамлый. Югары уку йортына кергәч, мулла малае дип институттан куалар. Мәскәүгә барып укырга рөхсәт алып кайта. Ләкин башка уку йортына – Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, Дагстанда эшли.Сугыш башлангач үзе теләп фронтка китә. Сугышның башыннан ахырынача хәрәкәттәге армиядә була. Сугыштан соң ветеринария институты каршындагы аспирантурада укый, кандидатлык дессертациясе яклый. 1976 елга кадәр институтта доцент хезмәтен башкара. Язучының «Ике буйдак», «Сынау», «Каһарманнар юлы», «Ямашев», «Ишан оныгы», «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр» һ.б. әсәрләре киң катлам укучылары тарафыннан яратып кабул ителде. 1981 елда Атилла Расих республикабызның югары бүләге – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Почет билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнүе язучы иҗатының халыкчанлыгы турында ачык сөйли.
Атилла Расих 1996 елның 9 маенда Казанда вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнә.
Фото: millattashlar.ru,