Җырчы Фәридә Кудашева: «Мин җыр өчен яшәдем»

Җырчы Фәридә Кудашева: «Мин җыр өчен яшәдем»

Гастроль планы нигезендә Фәридә Кудашеваның концерт бригадасы кечкенә генә бер авылны узып, зуррак мәдәният йорты булган хуҗалыкта чыгыш ясарга тиеш була. Шуны ишеткән авыл халкы, данлыклы җырчыны үзләрендә дә җырлату өчен, Кудашева узачак юлдагы күперне сүтеп куялар. Аларга да өстәмә концерт бирмичә мөмкин булмый, чөнки халык фәкать шул очракта гына күперне яңадан тергезәчәк. Ә урап узарга башка юл булмый.

Татар һәм башкорт халкының уртак  мәшһүр җырчысы Фәридә Кудашеваның искиткеч моңлы тавышына сокланып шигырь язмаган шагыйрь калдымы икән? Танылган җырчы, Казандагы гастрольләрен тәмамлап, Уфага кайтып китә. Нечкә күңелле әдибебез Хәсән Туфан сагышлануына түзә алмыйча, аларны шигъри юлларга сала:

Безнең хәлне сорасагыз,

Безнең хәлләр «Уф» инде:

Сез киткәннән бирле бездә

Сандугачлар юк инде.

ХәсәнТуфанның җан дусты Сибгат Хәким дә Кудашева адресына мактау сүзләрен кызганмый: «Фәридәне мин тыныч тыңлый алмыйм, гел эчтән елыйм, әллә ниләр искә төшә, җирем, тарихым, халкымның бөтен узганы алга баса, әнкәй күз алдына килә, аның тавышын ишетәм, саф татар теле, андый тел белән җырлаган бер генә җырчы да юк. Менә нинди була ул ходай биргән талант. Хәзер инде куркам, аннан соң кем килер икән, туар микән Фәридәләр?»  Танылган шагыйрә Лена Шагыйрьҗан  Фәридә Кудашеваның тавышын фәрештәләрнекенә тиңли, олуг язучыбыз Хәсән Сарьян  да  данлыклы җырчының җир кешесе булуына халыкның  шикләнеп каравын әйтә: «Концерт беткәч тә, әле халык кайтып китәргә ашыкмады. Кудашева әллә ничек һаман сәхнәдә торадыр, һаман да җырлыйдыр сыман, һәм кешеләр дә әллә ничек, җырдан аерылып җитмәгән килеш, кара төндә таралышып, җырсыз өйләренә кайтып китүдән шикләнәләр сыман иде. Артистлар клубтан чыкканда фойе аша үтәсе булганлыктан, Кудашеваны, кая әле, бу чынлап та безнең кебек кешеме икән, дип киеменә булса да кагылып, тәненә кул тидереп калырга тырышалар иде».

Әлбәттә, олуг талант фәкать күктән генә иңә ала. Фәридә Кудашева да үзе күргән гайре табигый күренешләрне болай тасвирлый: «Ничәнче еллар булгандыр, әтиләр басуга җитен чәчкәннәр иде. Зәп-зәңгәр чәчәк диңгезе! 4-5 яшьләр чагымда мине шул җитен басуына алып бардылар. Менә шунда, шул зәңгәр чәчәкләр арасыннан бер кызыл башлы сөлгенең сузылып күккә менеп киткәнен күрдем, аның артыннан ук зур сакаллы бабай да күккә ашкан кебек булды. Шушыңа охшаш хәлне тагын бер тапкыр күрдем. Төшеп барам шулай Акманай буена, Юматова ягыннан кызыл вагоннары белән, ак төтеннәр бөркеп паровоз килә. Нәкъ балачактагыча: кызыл вагоннар – кызыл башлы сөлге, ак төтеннәр – Алла бабай икән!».

Шайхетдинов Вакиль. Фарида Кудашева

Ходайдан талант-сәләт дигән бөек могҗизалар бирелсә дә, аның кадерен белмәүчеләр, дан-шөһрәтне күтәрә алмаучылар да җитәрлек бит?! Зур талант иясе Фәридә Кудашеваның бу мәсьәләгә мөнәсәбәте бик гади: «Дан – ул бик авыр нәрсә. Аны күтәреп йөри белергә кирәк. Артист, дан күтәрә алмаса, бозыла. Бик тиз мин-минлеккә бирелә башлый, үз өстендә эшләми. Кайберләре эчкечелеккә дә бирелә. Мин халкым өчен эшләдем. Мин шул яратуны акларга тиеш. Әллә нинди масаюлар миндә булмады, чөнки җырны эш итеп, бурычым дип, мин җыр өчен яшәргә тиеш, дип карадым».

Белешмә:

Фәридә Яһүд кызы Кудашева 1920 елның 15 декабрендә Башкортостанның Чишмә районы Келәш авылында туа. Кечкенәдән җыр-моңга һәвәс була. Дүртөйледә 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Уфа сәнгать техникумына укырга керә. Кулына диплом алгач, Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшли башлый. Радиода эшли башлагач, даны еракларга тарала. 1956 елда Фәридә Кудашева Башкорт дәүләт филармониясендә эшли башлый. Тормыш иптәше, витруоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин белән бихисап җырлар иҗат итәләр. Аның репертуарының төп өлешен татар, башкорт халык җырлары алып тора.

Фәридә Кудашева иҗатын халкыбыз да, дәүләтебез дә югары бәяли. Ул -Татарстанның (1990 ел) һәм Башкортостанның (1968) халык артисты, Россиянең атказанган (1972) артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе (1996).

Фәридә Кудашева 2010 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була. Туган авылында музее эшли. Уфа шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә. Фәридә Кудашева исемендәге «Дуслык моңы» башкорт һәм татар җыры конкурсы үткәрелә.

Фото: artnow.ru, muzkarta.info

Сораштыру