Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина: «Без үлгәч тә югалмыйбыз, безнең җырларыбыз, моңнарыбыз кала»

Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина: «Без үлгәч тә югалмыйбыз, безнең җырларыбыз, моңнарыбыз кала»

Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина: «Без үлгәч тә югалмыйбыз, безнең җырларыбыз, моңнарыбыз кала»

«Мин үз-үземне туа-туганнан бирле гел көздә күрәм һәм беләм. Мин үзем турында китап язып бетереп чыгара калсам,  аны «Көзге моң» дип атар идем. Чөнки минем тормышым моң-сагышта үтте, көзге сары яфракларны, көзге урманны хәтерләтә ул», - дигән булган талантлы артистка, җәмәгать эшлеклесе  Вафирә  Гыйззәтуллина, үләренә санаулы айлар гына калганда. Көз айларын яраткан артистыбызны көзләр алып та китте. Үзе, кызы, оныгы белән туган җиреннән - Менделеевск районы Камай авылыннан авылдашлары бүләк иткән «Ока» машинасында Казанга кайтып килгәндә, юл һәлакәтенә очрап, якты дөнья белән бик иртә хушлашты ул. Языла башлаган китап та, җырланмаган җырлар да, яраткан кызы, оныгы, күпсанлы тамашачылары да калды.

Вафирә Гыйззәтуллина теләсә кайда, теләсә кем янында да үзенең бәясен яхшы белә, үзен дә, халкын да якларлык сүзләр таба, кирәк чакта үтемле гамәлләр дә кыла ала торган шәхесебез иде. Әдәбият-сәнгатькә исе китмичә, үзенең кәнәфие биеклегеннән түбән карап сөйләшүче бер чиновникның йөзенә туры бәреп: «Сине шушы кресло гына кеше итеп тота, моннан төшүгә үк, син юк булачаксың. Ә без үлгәч тә югалмыйбыз, безнең җырларыбыз, моңнарыбыз кала!» - ди.

Ил-җир күрүче, дөнья буйлап сибелеп яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез яныннан гастрольләрдән кайтып кермәгән артист халкы телебезнең, милләтебезнең кая таба барганын бик яхшы чамалый. Шуңа милли җанлы артистлар сиксәненче еллар азагында милли-азатлык хәрәкәтенең үзәгендә кайныйлар. Турысын әйткән туганына ярамаган, диләр бит. Шуңа да аны да өстәге чиновниклар арасында яратмаучылар шактый була. Бигрәк тә үз милләтенә битарафлары, маңкортлары. «Бер алманы бишкә бүләек» тапшыруына чакыргач та, ул аны әзерләүче, алып баручы Разил Вәливне кисәтеп куярга кирәк дип таба: «Уйла әле, соң түгел, минем аркада сиңа да юлны яба күрмәсеннәр», - ди. Тапшыру эфирга чыккач, ул төнлә белән  Разил Вәлиевнең  өенә шалтырата: «Мин бүген үземнең газиз халкым белән очраштым. Җиде ел аерылып торганнан соң очраштым. Миңа бүтән бернәрсә дә кирәк түгел бит... Мине шул рәхәттән, шул бәхеттән генә аермасыннар иде...» - дип, елап җибәрә.

Бер төркем яшь иҗат көчләре ШТМ (Шаяннар-тапкырлар мәҗлесе) оештыралар. Вафирә Гыйззәтуллина бу кичәләрдә бик теләп катнаша һәм танылган пародиячеләрнең берсенә әверелә. Бервакыт ул нәфис сүз остасы буларак, Тукайның «Су анасы» исемле шигъри әкиятен сөйли. Ул авыл малае кебек кием киеп, башына катып беткән кәләпүш чәпәп, чалбарының бер балагын сызганып, икенчесен озынрак итеп аска төшереп, әсәрне сөйли башлый. Вафирә Гыйззәтуллина авыл малае образына шулкадәр бирелеп кергән ки, аны чын малайдан аерып та булмый. Бу номер гаять зур уңыш казана, аны кат-кат сорап, сәхнәгә чакыралар. Уңышлы пародия буларак аны әле икенче елны да кабатлыйлар.

Болгавыр 90 нчы елларда Чечен сугышында катнашкан бер гөнаһсыз егетләребез табутта кайта башлагач, Вафирә тагын кискен адым ясый – Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исемнән баш тарта, шуны раслаучы кенәгәне яндыра. Соңыннан ул бу хәлгә болай аңлатма бирә: «Чечняга гаскәрләр кергәннең беренче көнендә булды ул. Бу минем хатын-кыз, ана һәм әби буларак, протестым иде. Һичьюгы, шушы исемне яндырып булса да, чечен хатын-кызларын, газиз балаларын каннан, үлемнән аралап кала алмам микән дип ярсыган чагым иде. Ул минем вөҗданым, иманым таләбе булды һәм моңа үкенмим дә. Дөресен генә әйткәндә, минем инде халыкта үз исемем бар. Мин – Вафирә Гыйззәтуллина».

Вафирә Гыйззәтуллина беренче мәртәбә милли хәрәкәтне башлап җибәрүчеләр рәтендә торган шәхес буларак, сәнгать сәясәттән ерак торырга тиеш дигән фикер белән беркайчан да килешми. Икесен дә үз җилкәсендә күтәргән кеше буларак, ул сәнгать белән сәясәт бергә барган һәм барачак та дип саный: «Кешенең энергиясе, акылы җитә икән, нигә тыярга? Мин бит начарлыкка өйрәтмим һәм власть өчен дә көрәшмим. Бары тик матурлыкны, гаделлекне, акылны яклыйм. Сәясәт ул мине тагын да югарырак иҗатка этәрә».

Белешмә:

Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Менделеевск районы Камай авылында туа. Сигезьеллык  мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Алабугада китапханәчеләр әзерләүче училищега укырга керә һәм, аны тәмамлагач, авылына кайтып, китапханәдә эшли. Үзешчән түгәрәктә актив катнаша, матур җырлый. Бер конкурста катнашканнан соң, аңа музыка белгечләре профессиональ артист булырга, ә аның өчен укырга кирәклеген әйтәләр. Вафирә Гыйззәтуллина 1965 елда Казан музыка училищесын кызыл дипломга тәмамлый һәм Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Студент вакытында ук Бөтенсоюз конкурсында катнашып, җиңү яулый. Укуны тәмамлагач, Мәлил Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында  эшли. 1975-1994 елларда Татар дәүләт филармониясендә әйдәп баручы җырчыларның берсе була. 1997-2001 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясенең эстрада оркестры солисты була. Гастрольләр белән бөтен СССРны аркылыга-буйлыга иңли, Германия, Австрия, АКШта чыгышлар ясый. Кубада узган Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашып, дипломант була. Тавышының гаҗәеп матурлыгы, үзенең чибәрлеге, тырышлыгы белән ул халык мәхәббәтен яулый. Аңа Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы  исемнәр бирелә.

Вафирә Гыйззәтуллина 2011 елның 17 сентябрендә автоһәлакәттә вафат була. Туган авылы Камайда җирләнә.

Фото: tatbash.ru

Сораштыру