Зур эшләр өчен кечкенә журнал

Зур эшләр өчен кечкенә журнал

«Агитатор блокноты» дигән кечкенә генә массакүләм мәгълүмат чарасының чәчәк атуы һәм, димәк, иң зур тиражы 70 нче елларга туры килде. ТАССРда аның рус һәм татар телләрендә басыла торган гомуми тиражы 33 500 дән 50 000 экземплярга кадәр тәшкил итте.

ММЧнең бу төре совет заманында төрле «соуслар» белән чыга – «Полевой блокнот агитатора», «Блокнот агитатора Красной армии», «Блокнот агитатора Вооружённых сил»… Кечкенә генә брошюра айга ике тапкыр сугышка кадәр дә, сугыш вакытында да, сугыштан соң да, узган гасырның 90 нчы елларына кадәр даими чыгып торган. «Блокнот агитатора» КПССның Омск, Пенза, Куйбышев, Ленинград өлкә комитетлары, Украина, Белоруссия, Үзбәкстан КП ҮК һәм СССРның башка республикалары һәм шәһәрләренең пропаганда һәм агитация бүлекләре тарафыннан чыгарылган. КПССның Татарстан өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге дә бу эштән читтә калмаган, агитаторлар һәм пропагандистларга ярдәм йөзеннән партия тәкъдим иткән агитация материалларын бастырган.

Алар әңгәмә һәм докладлар өчен тема булып торган, төрле коллективларның производство җыелышларында, комсомол оешмаларында, мәктәпләрдә укылган. Алар аша «Татариядә авыл хуҗалыгының ничек үскәнен», «партиянең ХХIV съездының күргәзмә агитациясе нинди булырга тиешлеген», «тулай тораклар шәһәре Чаллы халкын ничек бердәм коллективка туплап булуын», һәм шулай ук «халыкара аренада Пекинның нинди адымнар ясавын» белергә мөмкин булган... ТАССРның партия тормышындагы «кечкенә тарихлар» 4 тиен торган һәм барлык җитәкче хезмәткәрләр һәм гади совет коммунистлары өчен мәҗбүри «уку әсбабы» саналган.

Сораштыру