Башкалага метро турындагы хыял бүләк иткән сабый

Казанда миллионынчы кеше булып туган бала очраклы рәвештә генә эшче гаиләсеннән, катнаш гаиләдән була.

Татарстан башкаласы өчен эпохаль вакыйга  1979 елның 30 октябрендә була. Миллионынчы казанлы автотранспорт предприятиесендә шофер булып эшләүче Шамил Мостафин белән тегү фабрикасы эшчесе Надежда Мостафина гаиләсендә дөньяга килә.  Идеаль вариант: әнисе – рус милләтеннән, әтисе – татар.

Шик юк, әлеге туры килүләр  - партия-совет чиновникларының тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар шул көнне туган барлык сабыйлар арасыннан заманга хас рәсми идеологиягә туры килүче баланы сайлап ала. Юбилей сәбәпчесе булган баланың тууын, унҗиде көн үткәннән соң, Яшьләр үзәгендә тантаналы шартларда теркиләр һәм исемне дә  туры китереп  - Ирек дип кушалар. Туу турындагы таныклыкны Казан башкарма комитеты рәисе Александр Бондаренко имзалый. Бәхетле әти-әнигә исә истәлек медаленә өстәп, ике бүлмәле фатир ачкычы да тапшыралар. Аларны, «Миллионный житель» дигән язу язылган «Волгага» утыртып, Казан әйләндерәләр. Шулай ук беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова  да Мостафиннарга котлау телеграммасы юллый. 


Миллионынчы кеше казанлыларга артык ирек өстәмәсә дә, тормыш җиңеләя төшә: СССРда миллион кеше яшәгән шәһәрләрне финанс һәм азык-төлек ягыннан тәэмин итү югарырак дәрәҗәдә башкарыла. Тагын бер өстенлек  – шәһәрдә кичке газета ачу мөмкинлеге, хәер, бу форсаттан Казан бераз иртәрәк тә файдалана башлый. Тагын, ниһаять, миллион һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән шәһәр үзендә метро төзүләренә  өметләнә ала – җир асты юлы турында җирле хакимиятләр дә, гади казанлылар да хыяллана башлый, тик әлеге хыял 26 елдан соң гына, инде башка илдә тормышка аша.

Миллионынчы булып туган казанлының язмышы ничек була соң? Бөтенесе дә совет кануннары буенча килеп чыкмый. Ирекнең әти-әнисе малай әле мәктәпкә барганчы ук аерылыша. Җитлегү чоры катлаулы 90 нчы елларга туры килә, бу чорны да Ирек хаталарсыз гына уза алмый  – закон белән килеп чыккан күңелсезлекләр өчен җавап бирергә туры килә. Хәер, болар барысы да инде артта.  Башта  - училище, аннан соң институт тәмамлап, Ирек төзүче һөнәрен үзләштерә.

Кайчандыр шәһәргә метро турында хыял бүләк иткән миллионынчы кеше бүген үзе Казаныбызны бизи торган заманча торак комплекслары сала.

Р.S. Бүгенге көндә Казанда яшәүчеләрнең саны  1 млн 257 мең кешедән артык. Татарстанның башкаласы халык саны буенча Россия Федерациясендә бишенче урында тора (2020 елның 1 гыйнварына).

Фото: tatar-inform.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1689
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру