Безгә “барслар булып кайткан” мәчеләр турында

Петербург Казанның 1000 еллыгына “татар халкының зирәклегенең һәм көче символының тере, назлы, йомшак гәүдәләнешен” бүләк итте.

“Тере, назлы, йомшак” дигәнебез Ленинград зоопракында үстерелгән ак барс булып чыкты. “Символның гәүдәләнеше...” турында әйтелгән сертификатны Санкт-Петербургның губернаторы Валентина Матвиенко Татарстан президенты Минтимер Шәймиевкә 2005 елның 24 августында тапшырды. Санкт-Петербург белән Татарстан кешеләре арасындагы ярату, дуслык һәм ихтирам йөзеннән, дип ачыклык кертте Валентина Ивановна.

Сертификат Казанда Санкт-Петербург урамын ачу тантанасында күңеле булган тамашачыларның алкышлары астында тапшырылды. Минтимер Шәймиев документларны кабул итеп алганда, Казан мәчеләренең ничек итеп Эрмитажны тычканнардан саклап калулары турындагы риваятьне искә төшерде һәм: “Санкт-Петербургка безнең мәчеләр барска әверелеп кайтсын өчен шартлар тудырганына рәхмәт!” - дип шаяртты. 

Фото: rt.rbc.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
125
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру