Cоциализм казанышлары белән агач павильоннарда таныштыралар

Татар АССР сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе автоном республикада җитештерелгән иң яхшы үрнәкләр белән таныштырырга тиеш була.

ТАССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен рәсми рәвештә ачу Казанда 1965 елның 14 октябрендә була. Халык ачылышка шактый күп җыела. Ике ел эчендә Оренбург тракты янындагы бушлыкта тулы бер күргәзмә үзәге төзелә. Затлы төп павильон һәм керү улындагы арка аның төп бизәге булып тора. Әлеге объектлар архитекторлар Георгий Солдатов һәм Павел Саначин проекты буенча эшләнә. (Бөтенсоюз күргәзмәсе белән күпмедер күләмдәге охшашлык, күрәсең, бурычларның гомумилегенә басым ясарга тиеш булгандыр.) Калган барлык корылмалар да тыйнаграк була, алар агачтан төзелә.

Халык өчен «Нефть», «Сәнәгать һәм азык-төлек товарлары», «Авыл хуҗалыгы», «Җиңел сәнәгать», «Халык мәгарифе» һәм башка павильоннар эшли башлый. Аерым павильонда  кинолекторий урнаштырыла. Күргәзмәгә куелган әйберләр арасында халыкта Казанга республиканың көньяк-көнчыгышыннан китерелгән чын бораулау вышкасы һәм, әлбәттә, заманча авыл хуҗалыгы техникасы зур кызыксыну уята. Өр-яңа комбайннар, тракторлар, тагылма механизмнар төп павильон каршында ачык һавада урнаштырыла, килгән халык алар каршында фотога төшәргә ярата.

Сүз уңаеннан:

ТАССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе Мәскәүдә илнең төп күргәзмәсендә Татар АССР павильоны эшләгән вакытта ачыла. Әмма 1959 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе итеп үзгәртелгәч, ТАССР павильоны өчен урын табылмый.     

Фото: vk.com/expokazangroop    
         

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
580
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру