Күкләр белән энергетик элемтә урнаштыру

«Пирамида»  мәдәни-күңел ачу үзәген төзүгә 40 миллион доллар акча сарыф ителә.

«Пирамида»ны тантаналы рәвештә 2002 елның 20 декабрендә ачалар. Корылма үзе, анда урнаштырылган 1200 урынлык күпфункцияле зал, боулинг-  һәм фитнес-клублар, матурлык һәм сәламәтлек үзәге, ресторан тантанада катнашучыларны шулкадәр сокладыра ки, алар берсеннән-берсе тәэсирлерәк мактау сүзләрен кызганмыйлар. Җир шарының төрле почмакларында пирамидаларны күкләр белән элемтәләр урнаштыру өчен коралар. Безнең осталык һәм кыюлык шушындый могҗизаны салыр өчен өлгереп җитте, дип сөйли, тәэсирләнеп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, барлык татарстанлыларны да шундый матур корылманың пәйда булуы белән котлап. Бу пирамида —  гасырларда калырлык, ул безнең омтылышларыбызның символы, дип басым ясый республика башлыгы үзенең чыгышында.

Ачылыш тантанасында катнашкан Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин  планканы тагын да югарырак күтәрә: гәрчә, һөнәрем буенча төзүче булсам да, дөньяның алтмыштан артык илен күрсәм дә, моңа кадәр мондый корылманы беркайда да күргәнем булмады, дип хәбәр итә ул. Ә идея авторы Радик Шәймиев тыйнак кына: «Безнең гомер озын һәм озак, әйдәгез, аны вакыт белән түгел, гамәлләр белән үлчик». Биредә,  «Пирамида»да ук, корылма проекты һәм дизайны авторлары  Гөлсинә һәм  Виктор Токаревларга Татарстанның атказанган архитекторлары дигән матктаулы исем тапшырыла.

Журналистларга килгәндә исә, аларга күбрәк ике сан тәэсир итә. «ТАИФ» җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, проектны гамәлгә ашыру өчен 40 миллион доллар акча сарыф ителгән. Чыгымнарның аклану срогы - 6-7 ел. Ә «ТАИФ-Арт»  ЯАҖ  директоры исә матбугатка, «Пирамида»да күрсәтеләчәк хезмәтләрнең күпчелеге өчен бәяләр яшьләр һәм балалар түли алырлык булачак, дип белдерә.

Фото: realnoevremya.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
146
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру