Классиклар өчен җавап тотарсың!

Язучы Фатих Сәйфи-Казанлыны яңа китабының “сәяси яктан зыянлы” булуы өчен халык алдында кыйныйлар.

Беренче съездда катнашучылар. Беренче рәттә (сулдан уңга): Кави Нәҗми, Алексей Толстой, Максим Горький; икенче рәттә: Ләбиб Гыйльми, Хәсән Туфан, Гомәр Толымбай, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Нигъмәти.

1930 елның 10 октябрендә “Красная Татария” газетасы ВКП(б) өлкә комитеты секретариатының “Ф. Сәйфинең “Ике классик турында” китабы турында”гы карары чыга. Документта большевикларга хас булганча кире каккысыз итеп итеп, Сәйфи китабының эчтәлеге сәяси яктан зыянлы, дип раслана. Авторга “татарлар арасында сыйнфый аерымлану мәсьәләсе турында ялган һәм буталчык аңлатмалар бирә, янәсе, татар милләтенең 99 проценты хезмәтчәннәрдән тора һәм безнең илдә диктатура характерын шул мәгънәдә билгеләү, янәсе бездә пролетариат һәм хезмәткәрләр диктатурасы һ.б” дигән гаеп тагыла.  

Билгеле, бу дәрҗәдә “ирекле” фикер йөртүе өчен иптәш Сәйфигә тулысы белән җавап тотарга туры килә. Нәтиҗә: “Бу зыян китерә торган һәм актуальлеге ягыннан бөтенләй кирәге булмаган китапны чыгару иптәш Сәйфи үзенең хезмәт урыныннан файдалану аркасында гына мөмкин булганлыгын истә тотып, аны алга таба әдәбият һәм нәшрият өлкәсендә җитәкче урында калдыру мөмкин түгел – аны “Яңалиф” журналы мөхәррире вазифасыннан һәм “Яңалиф” нәшриятында эшеннән азат итәргә”.

Шунысы кызыклы, партия буенча иптәшләренең хаталанырга хакы булмавын ассызыклап һәм катгый чаралар күреп, өлкә комитетында китапның исемен бутап җибәрәләр. Сәйфи-Казанлы вазифасы һәм абруе белән түләргә мәҗбүр булган китап чынбарлыкта икенче төрле атала – “Өч татар классигы турында”. Әмма партия документындагы хата өчен берәү дә җавап тотмый, күрәсең.

Язучы Сәйфи-Казанлыга килгәндә, бу хәлдән соң да ул, тайпылмас большевик буларак, идеалларыннан чигенмәгән. Ул ВКП(б) әгүзасы булып калган, фән белән шөгыльләнгән, язган, әдәби тәнкыйтьче булып чыгышлар ясаган. Газеталарда язган мәкаләләрендә партия сызыгыннан читкә тайпылган хезмәттәшләрен тәнкыйтьләгән – үзен фаш иткән кебек аяусыз рәвештә.

Ә 1936 елда аның артыннан да киләләр. 1937 елның 3 августында “контрреволюцион троцкийчы-милләтчел террористик оешма” эше буенча Фатих Сәйфи-Казанлы атарга хөкем ителә. Хөкем карары шул ук көнне үтәлә.

Досье:

ФАТИХ САЙФИ-КАЗАНЛЫ (Фатих Камалетдин улы СӘЙФИ). Татар драматургы, язучы, журналист. 1888 елның 12 мартында Казан губернасы Спас өязенең Карамалы-Исәнбай (хәзер ТРның Әлки районы) авылында туган. 1920 елдан Коммунистик партия әгъзасы. Сәйфи-Казанлының беренче пьесасы “Изге хезмәт”нең геройлары (1907) - яшерен революционерлар. “Безнең заман” (1909) һәм “Җәмәгать эшлеклесе” (1916) комедияләрендә драматург үз халкыннан аерылган интелигенциядән көлә. Совет властеның беренче көннәреннән үк Сәйфи-Казанлы пролетар мәдәният, яңа театр булдыру өчен тырыша. “Дошманнар” (1920) драмасында Казанда большевикларның һәм эшче-кызылгвардиячеләрнең, революцион күтәрелешетә катнашучыларның героик образларын тудыра. “Закуан мулла шәҗәрәсе” (1929) һәм “Яшел алан” (1933) пьесалары яңа тормыш өчен көрәш пафосы белән сугарылган. Сәйфи-Казанлының соңгы драмасы “Зөбәрҗәт” – социалистик җәмгыять кешеләре арасыднагы яңа мөнәсәбәтләр турында. 1937 елда законсыз төстә репрессияләнгән. Мәскәүдә Донской зиратында сәяси репрессия корбаннарының уртак каберенә җирләнгән. Исеме 1958 елның 4 мартында акланган.

Фото: protatarstan.ru
Подробнее: http://100tatarstan.ru/news/etot-den-v-istorii/a-za-klassikov-otvetish

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
271
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру