«Команданың иганәчесе бәхеттән өстәлгә менеп биеде…» 

1987 елның май аенда Австриянең Инсбрук шәһәрендә кызлар арасында узган  шахмат буенча дөнья чемпионатында җиңгән кызны газеталарда Тироль балы принцессасы дип атыйлар. Принцессаның исеме Алисә Галләмова була...

Унбиш яшьлек шахматчы кыз Инсбрукта мөмкин булган 11 очконың 10ысын җыеп, бөтен дөньяны шаккатыра. Һәм бу Казан спортчысының карьерасында беренче баскычлар гына була әле. Бер ел узуга инде – ул 20 яшькәчә кызлар арасында дөнья чемпионкасы. Алда – шахмат олимпиадаларында илнең җыелма командасы өчен чыгышлар һәм финалда шахмат таҗы өчен көрәшүләр көтә...

“Мин югары күрсәткечләргә шактый иртә ирештем, шуның өчен дә СССРның җыелма командасына алдылар. Ул вакытта командада грузин кызлары гына иде, - дип искә ала Алисә Галләмова. – Василий Иванчукка кияүгә чыгып, Львов шәһәренә күчкәч Украина өчен уйнадым. Шул ук елны без Европаның команда чемпионатында җиңдек, Украина өчен олы җиңү булды ул. Ул вакытта безне әлеге илнең беренче президенты Леонид Кравчук кабул итте”.

Алисә Галләмова. 1987 ел

Алисә Югославия командасы өчен дә чыгыш ясарга өлгерә (Югославия таркалыр алдыннан гына), аның составында Галләмова Европаның клуб чемпионатын ота. Алисә әйтүенчә, ул вакытта команданың иганәчесе бәхетеннән өстәл  өстенә менеп бии...

1997 елда Алисә Галләмова беренче тапкыр Россия чемпионкасы була (гаилә бәхете җимерелеп, ул туган ягына кайта – ред. иск.). Шушы ук елны ул шахмат таҗына дәгъва итүчеләр турнирында җиңеп чыга. Төп шахмат биеклеген яулар өчен бер генә адым кала.

Ни кызганыч, дөнья чемпионкасы исемен Алисә Галләмова кытай кызы Се Цзюньга оттыра.

“Се Цзюнь белән уйнаган уеннан калган тәэссоратлар бер дә күңелле түгел, - дип сөйли Алисә. – Ул матчны без 1998 елда уйнарга тиеш идек – Казанда сигез партия, Кытайда – сигезне. Ләкин, кызганычка каршы, республиканың спорт комитеты аны оештыру белән шөгыльләнмәде, һәм матч булмый калды. Ул вакытта ни өчендер берәүгә дә кирәкми иде ул, миннән башка... Мин югалып калдым – күңелгә бик авыр иде. Кытайлар матчны үзләрендә үткәрергә тәкъдим итте, ләкин мин баш тарттым: ул чагында җиңүгә шанслар азрак булачак иде. Бары тик 1999 елда гына эшне безнең беренче Президенты Минтимер Шәймиев үз кулына алгач кына оештыра алдылар. Кызганычка каршы, мин җиңелдем. Ул вакытка шундый борчылган идем, миндә шахмат кайгысы да калмаган иде. Мин яндым”.

Шахмат Олимпын яулау шансына Алисә Галләмова 2006 елда тагын бер ия була. Ул вакытта да дөнья нокаут-чемпионатының финалына кадәр барып җитә. Әмма кытай кызы Сюй Юйхуа көчлерәк булып чыга. Соңрак Галләмова болай дип сөйли: “2006 елга кадәр мин озак вакыт шахматны ташлап торган идем, бөтенләй уйнарга җыенмаган да идем. Ай-ай ярым кала гына әзерләнә башладым. Финалга да очраклы гына чыктым дияргә була. Шуңа да җиңелгәч, җиде ел элекке кебек борчылмадым”.

2000 нче еллар ахырында икенче баласын табу сәбәпле, тәнәфес ясап торган Галләмова иҗатында яңа этап башлана. Алисә ике тапкыр – 2009 һәм 2010 елларда Суперфиналлар составы буенча көчлеләр арасында Россия чемпионкасы була. Шул ук елны ул Россиянең интеллектуаль спорт төрләрендә иң яхшы спортчы булып таныла. Өч ел элек, 2017 елда, Галләмова Европада шәхси чемпионатта призлы урын алды, дип хәбәр итә Россия Шахмат федерациясе сайты.

Әлеге күренекле спортчы шәхси һәм команда ярышларында уңышлы чыгышлар ясап кына калмый, шахматны популярлаштыруда да зур эшләр башкраа. Казанда ул озак еллар инде бөтен илдән килгән яшь шахматчылар арасында Алисә Галләмова Кубогы үткәрә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
123
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру