«Коммунистик» диплом карьерага юл ача. Әмма репрессияләрдән коткара алмый…  

Марксистларча белем алган партия һәм совет хезмәткәрләрен 1922 елда Казанда ачылган Татар коммунистик университеты әзерләргә тиеш була.

Республикада югары партия мәктәбен ачу турындагы карар РКП (б)ның Татар өлкә комитеты секретариаты тарафыннан 1922 елның 30 октябрендә кабул ителә. Биредә ТАССР өчен дә, РСФСРның башка төбәкләре өчен белемле большевистик кадрлар әзерләү күздә тотыла. Татар милли кадрларын укытуга һәм тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. Ә университет ачылганнан соң өч ел үткәч, мари, башкорт, мордва, чуваш һәм удмурт бүлекләре ачыла.   

Университет РСФСРның Главполитпросветына карый һәм турыдан-туры РКП(б)ның Татар өлкә комитеты җитәкчелегендә эшли. Әлеге вузга компартия тарафыннан нинди җитди игътибар бирелүе турында шул факт та сөйли: Татар коммунистик университеты ректоры кандидатурасын РКП(б) ҮКнда раслыйлар. 

Университет дипломы партиялеләр өчен номенклатур элитага юл ача. Большевистик җитәкчелек, үз чиратында, «дөрес» белемнәргә ия кадрларга ия була. 

Хәер, болар барысы да репрессия елларында вуз педагогларын да,  университетны тәмамлаган башка кадрларны да коткарып кала алмый. Беренче кыңгырау инде 1929 елда ук ишетелә.  ВКП(б)  Татар өлкә комитетының беренче секретаре  Михаил Разумов үзенең бер чыгышында болай дип белдерә: “Моңа бәйле рәвештә мин бигрәк тә Татар коммунистик университетыннан килгән иптәшләргә әйтәм: “Җитте сезгә! Солтангалиевчелек һәм башка ялган идеяләр сагызын чәйнәүдән туктагыз! Бу минем студентларга да, шулай ук ТКУ ректоры  Моисей Вольфовичка да соңгы кисәтүем!”

Моисей Вольфовичны 1938 елда аталар, шул ук елда репрессия дулкыны университетны тәмамлаган башка бик күпләрне бөтереп ала. Разумовның үзен  бер ел элек - 1937 елда ук аталар. Кадрларны юк итү системасы аларны әзерләүгә караганда да яхшырак оештырылган була...    

Фото: forums-su.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
137
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру