Мәңгелек мәхәббәт

«Беренче мәхәббәт» онытылмый да, картаймый да. Әлеге  пьесаны Хәй Вахит 60 ел элек язган, ләкин ул бүген дә тамашачыны битараф калдырмый.

Камал театры сәхнәсендә беренче мәртәбә 1960 нчы елда куелган спектакль һәрвакыт аншлаг белән барган һәм Татарстанда гына түгел. Авторга Тукай премиясе бирелгән. «Беренче мәхәббәт» илнең егермеләп театрында зур уңыш белән барган: Үзбәкстанда, Башкириядә, Казахстанда...

Хәер, барган дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетми.  Пьесаны бүген дә сәхнәләштерәләр, инде  режиссерларның яңа буыны, һәм сәхнәдәге геройлар да, нәкъ  60 ел электәге кебек,  һаман заманча. Ихтимал, бу Хәй Вахит, башка иң уңышлы әсәрләрендәге кебек үк, идеологик кысалардан читкә тайпыла алганга шулайдыр, чөнки  ул тамашачы хөкеменә кешегә хас чын хисләр тарихын чыгара, ә алар, күпме генә вакыт үтсә дә,  тутыкмый.         

Шактый еллардан соң Туфан Миңнуллин әйткәнчә,  50-60 нчы елларда "үз җилкәсендә татар театры репертуарын тотып торган" драматург Хәй Вахит әсәрләренең уңыш сере дә, ихтимал, әнә шунда яшеренгәндер. Ләкин татар драматургиясендә Хәй Вахит эшләгән эшләрне башка берәр кешенең башкара алуы икеле, чөнки мондый күпкырлы шәхесләр дөньяга бик сирәк туа.

«Канлы куллар», «Сорыкортлар» дип аталган беренче пьесаларын ул унтугызы тулар-тулмас яза. Ә ике елдан соң беренче шигырьләр җыентыгы пәйда була. Театр техникумын тәмамлаганнан соң, музыка училищесына керә – вокалга өйрәнер өчен. Республика җыр һәм бию ансамблендә эшли. Хәй Вахит  үзенең язмышы белән “талантлы кеше – һәрнәрсәдә талантлы” дигән хакыйкатьне раслыйдыр кебек.

Соңрак тамашачылар, аның пьесасындагы геройларга гашыйк була-була, аларда үзләрен – гап-гади кешеләрне таныйлар. Моңа шулай ук драматургның  үзенчәлекле биографиясе сәбәпче: ул тормышны читтән торып өйрәнми, үзе шул казанда кайный. Күз алдына китерегез: сугыш башлана, Хәй Вахит бу вакытта Кызыл Армиянең Җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә – уңыш елмайды дияргә була. Әмма мондый уңыш аңа кирәкми – ул бронепоезд разведчигы булып китә.  

Сугыштан соң консерваторияне тәмамлый һәм ...авылга кайта. Берничә ел колхозда парторг булып эшли, Татар Саралысы авылында яши. Көндез  - уникешәр сәгать эштә. Ә төннәрен – иҗатта. Әкиятләр, хикәяләр яза...

Ләкин беренче мәхәббәте – драматургия язмышын кискен үзгәртергә мәҗбүр итә.  1953 елдан Хәй Вахит – профессиональ әдәбиятчы, бер-бер артлы пьесалары туып тора. «Рәхим итегез», «Соңгы хат», «Кайда соң син?», ниһаять, бестселлерга әвереләчәк «Беренче мәхәббәт» пьесасы...

Белешмә:

Вахит (Вахитов Абдулхәй Каюм улы), драматург, язучы, шагыйрь. Тукай премиясе лауреаты (1961). 1918 елның 20 декабрендә Мәмдәл авылында (хәзерге вакытта - Татарстан Республикасының Биектау районы) туган. СССР театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барган дистәләгән пьеса авторы. Татар опера сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керткән шәхес, ул -  «Самат» (1957), «Дим буенда» (1965), «Җиһангир» ( 1976), «Наёмщик» операларының либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры» (1971), «Кияүләр» ( 1975) кебек музыкаль комедияләрнең авторы. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Фото: kzntm.ru
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1967
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру