Минтимер Шәймиев тынычлык һәм алгарыш премиясенә лаек булды

Төрле елларда әлеге абруйлы премиягә Чыңгыз Айтматов, Юрий Лужков, Виктор Садовничий, Олжас Сөләйманов, Норман Фостер, Алибәк Днишев, Федерико Майор, Сарагоса лаек булган иде.

Нурсллтан Назарбаев Минтимер Шәймиевкә Казахстан Республикасы Президенты – Милләт лидерының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясен бирү турындагы Указга 2005 елның 14 октябрендә кул куйды. Казахстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, премия Минтимер Шәймиевкә халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны, үзара ышанычны ныгытуга керткән саллы өлеше һәм Казахстан белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә актив эшчәнлек алып барганы өчен бирелде.

Досье:

Казахстан Республикасы Президенты – Милләт лидерының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе 2001 елда булдырыла. Нигезләмәгә ярашлы, ул Казахстан һәм чит ил гражданнарына ел саен:

“- демократия һәм социаль прогрессны үстергән өчен;

- халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны, үзара ышанычны, дәүләтара мөнәсәбәтләрдә тигезлек һәм бердәй куркынычсызлык ныгытуга юнәлтелгән актив эшчәнлек өчен;

- иҗтимагый һәм милләтара татулыкны раслауга, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгытуга керткән саллы өлешеш өчен;

- Казахстан халыкларының мәдәниятенә һәм тарихи традицияләренә карат хөрмәт уята торган тирән эчтәлекле публицистик әсәрләр өчен бирелә”.

Премиягә лаек булган кешеләргә “Казахстан Республикасының Беренче Президентының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе лауреаты” дигән исем бирелә, диплом, күкрәк тамгасы һәм акчалата бүләк тапшырыла.

Казахстанның тынычлык һәм алгарыш премиясенең лауреатлар исемлегендә бүгенге көндә 26 кеше бар.

Фото: realnoevremya.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
381
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру