«Олы кеше өчен, бәлки, акча әллә ни әһәмияткә дә ия булмагандыр…»

Полк торбачсы. Хәрби капельмейстер. 1945 елның 9 маенда яңгыраган данлыклы “Кызыл Армия маршы”ның авторы. Һәм спектакльләргә язылган нечкә лирик музыка тудыручы...

Фото: Салих Сәйдәшев һәм София Алпарова туй көнендә (1929)

Боларның һәммәсе бер кеше – Салих Сәйдәшев.

Ул Казанның Зур мещан (Нариманов) урамында 1900 елның 3 декабрендә дөньяга килгән. 13 яшендә инде “Сәйяр” театр труппасының спектакльләренә - рояльдә, антрактларда оркестрда уйнаган. Тагын биш ел узгач – 18 яше тулуга ук – үзе оркестр оештырган, һәм ул оркестр халык көйләрен Сәйдәшев эшкәртүендә башкарган.

Үзенең данлыклы “Кызыл Армия маршы”н ул ун ел узгач – Беренче Казан укчылар дивизиясенең (халыкта аны Беренче татар полкы дип йөрткәннәр) легендар командиры Якуб Чанышев үтенече белән яза. Кызыл комдив үтенечен Сәйдәшев менә дигән итеп башкара – маршны беренче тапкыр 1929 елның 23 февралендә уйныйлар һәм аны “ура” кычкырып каршы алалар. Гаҗәп тә түгел: армия музыкасын “сугыш грамматикасын, батареяләр телен” китаплардан гына укып белгән кеше язмаган бит. Кызыл Армия сафларына үз ирке белән баскан Салих Сәйдәшев башта торбачы, аннан соң капельмейстер булып хезмәт итә.

Татар радиотапшыруының беренче вәкилләре (сулдан уңга): әдәби мөхәррир Исмәгыйль Усманов, музыкаль мөхәррир Салих Сәйдәшев, диктор Гадел Кутуй (1927 ел).

Әмма хәрби алышлар, сугышчан маршлар  - күрәсең, аныкы түгел. Сәйдәшев үзен башка сәнгать дөньясында таба. 1922 елдан ул – Татар академия театрының музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры. Биредә ул Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”, Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым”, Кәрим Тинчуринның “Ил” “Кандыр буе”, “Зәңгәр шәл”, Таҗи Гыйззәтнең “Наемщик” спектакльләренә музыка яза... Беренче тапкыр сәхнәдә яңгыраган күп җырлар шундук халыкныкы булып китә – Сәйдәшнең популярлыгы арта. Халык мәхәббәте композиторны илһамландыра: ул төрле жанрларда иҗат итә. Тагын әле күп санлы концертларда пианист һәм дирижер буларак чыгыш ясый...

Еллар узгач, тәнкыйтьчеләр болай дип яза: Салих Сәйдәшев халыкның музыкаль традицияләрен Европаның музыкаль традицияләре белән берләштерә, шулай итеп, яңа милли татар сәнгатен тудыра. Габдулла Тукай шигърияттә, Бакый Урманче сынлы сәнгатьтә ничек танылса, Сәйдәшев музыка сәнгатендә шундый урынны били. Әмма моны еллар узгач кына язалар. Халыкның яраткан композиторы Сәйдәшкә театрдан читләштерелүне һәм авыр күңел төшенкелеген кичерергә туры килә.

Авырлыклар чоры сугышка кадәр үк – репрессияләнгән Кәрим Тинчуринның спектакльләре тыелгач башлана. Сугыштан соң партия Шостаковичны, Хачатурянны, Прокофьевны кысырыклый башлый... Большевистик номенклатура каныга башлаган бөек музыкантлар арасында Сәйдәшев тә була. 1948 елда аны театрда эштән азат итәләр...

Тыштан караганда,  ул гап-гади штат кыскарту булып күренә. Парткомның ул вакыттагы секретареның хатирәләре үзенең куркыныч гадилеге һәм цинизмы белән таң калдыра: “...Һәм без Сәйдәшев нибары 89 сум ала дип уйладык. Зур кеше өчен, бәлки, ул акча әллә ни әһәмияткә ия дә булмагандыр. Һәм... аны кыскарттылар. Ул каршы килмәде... Күпмедер вакыттан соң без аның белән Радиокомитет янында очраштык. Ул учын ачты да 42 сум акча күрсәтте – ике айдан артык вакыт эчендә аның музыкасы өчен түләнгән гонорар суммасы. Сүзсез генә аңлаштык. Шунда мин нинди хата җибәрелгәнлеген аңладым”.

Озакламый гонорарлар да бетә: Сәйдәш музыкасын радиодан тапшырмый  башлыйлар.

Ике елдан соң республика җитәкчелеге җәмәгатьчелек соравы буенча композиторның илле яшьлеген узыдырырга рөхсәт бирә. Аңа хәтта ТАССРның халык композиторы дигән исем бирелә – чынлыкта исә халык композиторы күптән инде аннан зурракка лаек булса да.

Ул 1954 елның 16 декабрендә вафат була.  Сәйдәшен соңгы юлга озатырга бөтен Казан җыела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
82
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру