Өмет күпере киләчәк күперенә әверелде

Чулман елгасы аша яңа күпернең нигезенә символик "алтын шөрепне" Татарстан Президенты һәм Россия транспорт министры сукты.

Саескан тавы тирәсендә Чулман аша күпер буйлап транспорт  хәрәкәте ачылышын 2002 елда октябрьнең икенче яртысына билгелиләр. Вакыйга тантаналы төстәбилгеләп  үтелә.   Эш әлеге күпернең Россиядә иң озыннарның берсе (14 километрга якын) һәм Европа - Көнбатыш Кытай транспорт коридорының бер өлеше булуында гына түгел. Татарстанда күпер, ниһаять, "зур җирне" Кама аръягы районнары белән тоташтыра. Бу районнардан Казанга килеп җитү өчен элегрәк әллә ничә сәгать вакыт таләп ителә иде.

2002 ел башына булган бәяләрдә төзелешнең беренче чиратының бәясе 3,5 млрд сумны тәшкил итә. Ләкин ачылыш тантанасында Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, чынлыкта бу күпер бәһасез, чөнки ул халыкның күптәнге хыялы, өметенең чынга ашуы. Сергей Франк (ул вакыттагы РФ транспорт министры - ред. иск.) тагын да хислерәк бәя бирә. "Транспортчыларда "гасыр объекты" дигән төшенчә бар. Чулман аша салынган бу күперне дә шулай дип атарга була, -  ди ул үзенең чыгышында. - Күпердән безнең балаларның оныкчыклары файдалана алачак. Алар инде су кичүендә әллә ничә сәгать чират торуларны белмәячәк. Яр буенда көтеп торулар безнең варисларыбызга сөйгәннәре, дуслары, туганнары белән аралашырга комачаулый алмаячак. Моның өчен әлеге объектны сафка бастыруга катнашы булган һәр кешегә рәхмәт әйтергә кирәк..."

Тагын бер момент. Федераль әһәмияттәге гаять мөһим объект тулысы белән Татарстан Республикасы акчаларына салына.  Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, әлеге күпер яхшы киләчәккә ышаныч күперенә әверелә. Илдә хакимиятне һәм милекне бүлгән болгавыр 90 нчы елларда дистәләгән Татарстан предприятиесе "гасыр объекты" төзелеше өчен эшли. Хәтта моңа кадәр Татарстанда җитештерелмәгән корыч аралыкларны да республикада җыя башлыйлар - аларны ясауны Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы үзләштерә...

Күпернең беренче чираты буйлап транспорт хәрәкәтен ачып җибәргәнче, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Сергей Франк, традиция таләп иткәнчә, конструкциягә "соңгы кадакны" - стильләштерелгән "алтын шөрепне" сугалар.

 P.S. Чулман аша күпернең икенче чиратын төзүгә тагын 14 ел таләп ителәчәк. Барлык дүрт полоса буенча да хәрәкәт 2016 елның 30 августында башланып китә. Комплексның икенче чиратын гамәлгә ашыруга бюджеттан 4,53 млрд сум акча салына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1168
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру