Сынау очышы фаҗига белән тәмамлана

2008 елның 26 октябрендә Казаннан унике километр ераклыктагы Яңа Тура авылы кырыенда  Ми-8 вертолеты фаҗигагә очрый. 

Вакыйганы үз күзләре белән күргәннәрнең сөйләүләренә караганда (барысы да көндез, хәрәкәт көчле булган шосседан 150 метр читтәрәк була),  фаҗигагә берничә секунд кала, машина янтая, әйләнә башлый һәм йортлар арасындагы кишәрлеккә егылып төшә.  Җиргә бәрелүдән фюзеляж  икегә ярыла һәм янгын чыга. Вертолет егылып төшәр алдыннан  аннан икенче пилот – 43 яшьлек Ринат Галимов парашют белән сикерергә өлгерә. Биеклек зур булмый, шуңа күрә парашют ачылырга өлгерми кала. Галимов авыр җәрәхәтләр ала, әмма исән кала. Экипажның калган дүрт әгъзасы вертолеттан чыгарга өлгерми. 56 яшьлек командир Петр Чумаков, 55 яшьлек штурман Борис Макаренко, 43 яшьлек бортинженер Фәрит Хөснимәрданов һәм 35 яшьлек әйдәп баручы инженер Максим Иванков һәлак була. 

Соңрак комиссия шуны ачыклый: аварияле ситуация очышның җиденче минутында барлыкка килә, бу вакытта вертолет  сәгатенә 234 километр тизлектә 450 метр биеклектә оча. Барысы да мизгел эчендә була. Идарә итү системасы эшләми, машина кискен рәвештә уңга янтая, экипаж бер нәрсәне дә үзгәртә алмый. Командир командага вертолеттан сикерергә боерык бирә, әмма, икенче пилоттан кала, беркем дә моны эшләргә өлгерми –  экипажның өч әгъзасы, инструкциягә дә карамастан,  парашютларын кимәгән була... Вертолетка җиргә бәрелү өчен бары тик  13 секунд кына таләп ителә – идарә ителештә хилафлык килеп чыкканнан соң...

Вертолет егылып төшүдә һәм дүрт кешенең үлемендә гаепле дип, әлеге машинаны җыюда һәм кабул итүдә катнашкан өч Казан вертолет заводы хезмәткәре һәм ике хәрби вәкил гаепләнә. Берәүләре  «идарә итүнең аркылы үткәргече линиясендәге элементларны» тоташтыра торган тимерне тиешенчә беркетмәгәннәр, икенчеләре, тиешле дәрәҗәдә җаваплы карап, әлеге эшнең эшләнешен тикшермәгәннәр. Болт очыш вакытындагы вибрация нәтиҗәсендә очып чыга һәм команда фаҗигагә юлыга…         

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1713
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру