Үтерүчеләр өчәү була...

1937 елның 3 декабрендә ТАССР эчке эшләр наркомы урынбасары кабинетындагы сорау алу вакытында берничә сәгать кыйнаганнан соң, Татреспубликаны оештыручыларның берсе Шамил Усманов үлә. Үлеменең сәбәбе турындагы актка: «Йөрәк параличы» дип язып куялар...

НКВД стеналары эчендә гомере өзелгән бу кеше 1918 елда Оренбургны атаман Дутов частьларыннан коткарган большевистик мөселман батальонының комиссары, ә 1919 елда Беренче татар укчы бригадасы комиссары була. 1920 елда, ВЦИКның Татреспубликаны оештыру турындагы Декретыннан соң, ул Вакытлы революцион комитетның АТССРның Оештыру съездын әзерләүче секретаре итеп билгеләнә, аннары Төркестанда басмачларга каршы сугыша.

1927 елда Татарстандагы киң яңгырашлы радиостанция төзелешенә җитәкчелек итә. Ә инде шушы елның 7 ноябрендә Шамил Усманов, Татарстан радиосының дөньяга килүен белдереп, беренче тапкыр эфирда: “Казан сөйли...” – дигән сүзләрне әйтә... Китаплары СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителгән, ә “Канлы көннәрдә” пьесасы мең тапкырдан артыграк куелган талантлы язучы һәм драматург – бу да Шамил Усманов. “Һәр әсәремне мин турыдан-туры тормыштагы вакыйлардан алган тәэсирләрем нәтиҗәсендә язам”, - ди ул үзенең укучыларына, һәм аның биографиясе сүзләренең хаклыгын раслап тора.

Ул әле татар алфавитын гарәп графикасыннан латинныкына күчерү инициаторлары арасында була. Һәм ул бөтен дөньяның кайчан да булса эсперантода сөйләшә башлавы турында хыяллана: IAREV (Халыкара революцион язучы-эсперантистлар ассоцияциясе) әгъзасы булып тора, 1933 елда язучыларның Бөтенсоюз съезды делегатларының эсперанто турындагы фикерләре тупланган брошюраны чыгаруда, халыкара телне өйрәнү буенча кулланма әсбаплар чыгаруда катнаша.

1937 елның апрелендә хыялларга нокта куела.  Усмановны кулга алалар һәм аны мифик милләтчел солтангалиевчелек  оешмасында катнашуда, Төркия, Әфганстан файдасына шпионлык итүдә һәм тагын әллә нәрсәләрдә гаеплиләр... Сорау алулар һәм җәзалаулар сигез ай буе дәвам итә, тик палачлар Усмановны сындыра алмый.

Шамил Усманов гомеренең соңгы сәгатьләре турында, архив документларына таянып, профессор Алексей Литвин үзенең “Запрет на жизнь” дигән китабында язып чыга: “Үтерүчеләр өчәү була: Шелудченко, Марголин һәм Крохичев. Усманов кыйналу һәм мыскыл ителүләрдән 1937 елның 3 декабрендә төнге сәгать 3 тә үлә. Бернинди врач ярдәме күрсәтелми. Иртәнге сәгать 7 дә генә санитар часте начальнигы Шулутко чакыртып алына, һәм ул, җан кыючылар белән бер сүздә булып, алар белән бергә язучының йөрәк параличыннан үлүе турындагы актка кул куя. Мәетне кабинеттан яшерен рәвештә алып чыгып, медицина таләп иткәнчә ярып та карамыйча, күмеп куялар.

 

Шамил Усманов, үлеменнән соң, 1955 елның 30 декабрендә аклана.

 

1964 елда Казанда аның исемендәге урам барлыкка килә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2602
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру