Трактор, танк яисә «Ока»... Кайсы көчлерәк?

Алабуга шәһәре тирәсендә башланып киткән гигант төзелеш Татарстанда икенче КАМАЗ барлыкка килергә тиеш дигәнне аңлата.

Республикада Кама трактор заводын төзү турындагы гаять мөһим карар 1984 елның 20 сентябрендә кабул ителә. КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының уртак карары нигезендә  Алабугада елына 150 мең универсаль сукалау тракторы җитештерү буенча алты заводтан торган комплекс төзү күздә тотыла. Максаты – илне заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү һәм мондый төр техникага булган кытлыктан  бөтенләйгә котылу. Зарурлык туганда  КамТЗның  тиз арада танклар чыгара башлау мөмкинлеге дә карала. 

Төзелешкә ике миллиард  долларга якын акча салу күз уңында тотыла. Параллель рәвештә торак һәм социаль-мәдәни объектлар салу да башлана: Алабугада яшәүче халык саны 400 мең кешегә кадәр артырга тиеш була.

Чираттагы бөтенсоюз төзелеше зур куәт белән башланып китә, тиздән яңа тракторларның үрнәкләре дә күрсәтелә. Әма барысын да  кризис бозып ташлый, төзелеш туктатыла. 

1988 елда үзгәртелгән вариантта төзелешне яңартып җибәрү мөмкинлеге туа. Хакимиятләр Алабугада трактор урынына “халык өчен” арзан машиналар җитештерү отышлырак булачак дигән фикергә килә. Башта биредә  Италия машинасы - «Фиат-Панда”ны  чыгарырга уйлыйлар, әмма нәтиҗәдә үзебезнең «Ока» («Кама») машинасында  тукталалар. Хөкүмәт имзалаган яңа документ трактор заводын автомобиль заводына әйләндерә: елына 900 мең кече литражлы автомобиль җыю күздә тотыла.  Берничә ел төзелеп бетмәгән корпусларда эленеп торган «Здесь будет тракторный гигант»  транспаранты тиз генә юкка чыгарыла.

Ләкин автомобиль гигантына да туу насыйп булмый. Инде СССР таркалганнан соң, Алабугада  Американың  «Шевроле-блейзерын» җыюны җайга салу омтылышы була, тик әлеге идеяне дә чираттагы кризис юкка чыгара...

Бүгенге көндә совет чорында трактор гиганты төзеләсе урында Махсус икътисадый зона эшли – Россиядә иң уңышлы дип табылганы. Биредә төрле юнәлештәге предприятиеләр эше җайга салынган.  Монда автомобильләр дә, тракторлар да (Белоруссиядән китерелгән детальләр нигезендә) җыела. Дөрес  һәм базар шартлары таләп иткән күләмнәрдә...

Фото: realnoevremya.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
198
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру