«Җыр лирикасын үземнең төп жанрым дип саныйм»

Татар шагыйре тарафыннан язылган гап-гади шигырьләр АКШка барып җитә, ә аннан соң җыр булып кире кайта...

Фотода: сулдан уңга: Фатыйма Ильская, Әхмәт Ерикей, Фатыйх Борнаш, Муса Җәлил.1928

Шигырь «Минем җиремә тынычлык кирәк» дип атала. Алтмышынчы еллар уртасында аны Әхмәт Ерикәй яза. Шигырьне инглиз теленә тәрҗемә итәләр, ул очраклы рәвештә генә Америка пианисты һәм композиторы Карол Фахнестокның күзенә чалына. Шигырь  юллары аңа шулкадәр тәэсир итә ки, ул аңа көй язарга карар кыла. Бу турыда ул Әхмәт Ерикәйгә кыска гына хатында хәбәр итә һәм нота язылган кәгазьне дә салырга онытмый.  Җыр, дип яза шагыйрьгә Карол Фахнесток, СССР һәм АКШ халыклары арасында дуслык урнаштыруга  һәм үзара аңлашуга минем тарафтан кертелгән кечкенә генә бер өлеш.

Ерикәй шигыренә башка Америка композиторлары җыр язмый, аның каравы туган ягында шагыйрь язган шигъри юллар бик күп композиторны иҗатка рухландыра. Әхмәт Ерикәй шигырьләренә барлыгы өч йөзгә якын җыр языла. Шагыйрь үзе дә: «Җыр лирикасын үземнең төп  жанрым дип саныйм», - дип яза.

Белешмә:

Әхмәт Ерикәй  (Әхмәт  Фазыл улы  Ерикәев), татар шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе. 1902 елның 16 декабрендә  Башкириянең Дуван районы Өлкенде авылында ярлы гаиләсендә туа. Беренче шигырьләре 1921 елда басыла. 1930 елда беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда Мәскәү журналистика институтын тәмамлый, башкалада «Эшче», «Игенчеләр» һәм башка үзәк татар газеталарында эшли. Муса Җәлил белән бергә Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясе эшендә катнаша, студиядә укучылар өчен җыр текстлары һәм операларга либреттолар яза, рус шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Бөек Ватан сугышы елларында фронт газетасы редакциясендә эшли. 1945-1950  елларда Татарстан  Язучылар берлеген җитәкли. 2 нче һәм 3 нче чакырылаш СССР Югары Советы депутаты була. Иҗади мирасы татар һәм рус телләрендә басылган 70кә якын китапны тәшкил итә. 

Фото: m-jalil.tatmuseum.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2166
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру