10 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир үткәрә

Бүгенге Татарстанның төп уңышлары һәм казанышлары нидә, республикабыз XXI гасырда нинди үсеш кичергән? Әлеге һәм башка сорауларга Рөстәм Миңнеханов җавап бирәчәк.

10 сентябрь көнне 13:00 сәгатьтә республика телеканалларының туры эфирында һәм социаль челтәрләрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан Президенты катнашкан туры эфир  быел республикада бәйрәм ителә торган юбилей – ТАССРның 100 еллыгына багышлана. 

Туры эфир барышында алып баручылар – Дмитрий Аверкиев һәм Сергей Магданов – Татарстан Президентына татарстанлыларны борчыган иң актуаль сорауларны бирәчәк.

Президентка сорауларыгызны "Татарстан" телеканалы редакциясе телефоны аша (24 8 (843) 224-24-24) яисә социаль челтәрләрдә юллый аласыз. Сораулар шулай ук Татарстан Республикасының ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә https://vk.com/nashtatarstan (шәхси хәбәрләр аша) яисә   Татарстан Республикасының Инстаграмдагы җәмәгать директында  https://www.instagram.com/tatarstan_official/ кабул ителә.

Халыктан килгән һәр сорау теркәлеп барачак. Сораулар 9 сентябрь 21:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
121
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру