«Ансат» диңгезләр һәм океаннар өстеннән очачак

Казанда җитештерелә торган «Ансат» вертолёты авария вакытында су өстенә төшә алу системасын урнаштыруга сертификат алды. Әлеге система вертолётка су өстендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда экипажны һәм пассажирларны коткару мөмкинлеге бирә.

Әлеге сертификатны Росавиация система Казан вертолёт заводының очыш-сынау комплексында сыналганнан соң бирде. Сынау процессында белгечләр баллонет (транспортның йөзә алу сәләтен тәэмин итә торган, эластик материалдан эшләнгән камера) урнаштырылган һәм тутырылган килеш вертолётның техник характеристикаларын тикшерделәр, шулай ук очыш барышында баллонетларны тутыру өчен күпме вакыт таләп ителүен исәпләп чыгардылар.

Нәтиҗәдә дүрт баллы дулкын вакытында вертолётның йөзә алу сәләте һәм тотрыклылыгы турында бәяләмә тапшырылды. Алынган сертификат «Ансат»ны киң сулыкларда куллану мөмкинлеге бирә, шулай ук вертолёт эзләү-коткару операцияләрендә дә катнаша алачак. «Россия вертолётлары» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария вакытында су өстенә төшә алу системасын заказчы таләбе буенча урнаштырачаклар.

Фото чыганагы: aviationweek.com 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
85
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру