Әби сандыгыннан чыккан киемнәрдән тәкъдим итәбез!

5 сентябрь көнне Әлмәттә Шәһәр көне уңаеннан Казанда узган "Печән базары"ның кече форматы — "Печән базары: Әлмәт белән танышу" дип аталган чара узачак.

Программада — милли товарлар дизайн-маркеты, ферма-маркет, лекторий, акустик концерт, балалар мәйданчыгы, "УКУ ПАРКЫ" форматында нәшриятлар күргәзмәсе һәм шәһәр буйлап экскурсияләр.

2013 елдан бирле узып килүче "‎Печән базары" фестиваленең төп концепциясе — татар милли киемен популярлаштыру. Шуңа күрә Әлмәтлеләргә бәйрәмгә милли күлмәкләрдән, әби сандыгыннан чыккан киемнәрдән һәм бизәнү әйберләреннән килергә тәкъдим итәбез. Милли образ элементларын дизайн-маркетта да сатып алып булачак. Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе һәм Татнефть ярдәме белән оештыра. 5 сентябрь 2020, 11:00-20:00 Әлмәт шәһәре, Ленин урамы (Габдулла Тукай скверыннан алып Ленин урамы,12 адресы буенча урнашкан йорт янындагы мәйданчыкка кадәр)

Программа:

ДИЗАЙН-МАРКЕТ

11:00-20:00 20дан артык дизайнер катнашында дизайн-маркет Локация: Тукай скверыннан алып Пушкин урамы киселешенә кадәр

ФЕРМА-МАРКЕТ

12:00-20:00 Әлмәт районы фермерларыннан натураль продукция Локация: Пушкин урамы киселешеннән алып Чехов урамы киселешенә кадәр

УКУ ПАРКЫ

11:00-20:00 "Юлбасма", "Смена" заманча мәдәният үзәге, Татарстан китап нәшрияте, Зәйнәб Биишева исемендәге "Китап" башкорт китап нәшрияте, "ФЭН" һәм "Рухият" фонды күргәзмәсе. Локация: төзекләндерелгән мәйданчык (Ленин ур.,12)

ЛЕКТОРИЙ 1

2:00-13:00 "Рухият" программасы, "Татнефть" хәйрия фонды

13:15-14:00 Провинция архитектурасы, яшәеше һәм мәдәнияты турында лекция. Спикер — Гузәл Әхмәтгәрәева, Яр Чаллы шәһәрендәге URBAN TATAR берләшмәсе вәкиле

14:15-15:00 "Татарча хюгге. Татар бәхетенә багышланган беренче китап" Спикер: Әлмәттә туып-үскән блогер, "Бәхет. Счастье по-татарски" китабы авторы, блогер, "Че гуглит татар кызы" төркемен булдыручы Динара Зиннәтова Локация: төзекләндерелгән мәйданчык (Ленин ур., 12)

КОНЦЕРТ

16:30 Taraf төркеме

17:00 Азат Гыймадиев

17:30 Рәдиф Кашапов

18:00 Gauga Локация: төзекләндерелгән мәйданчык (Ленин ур., 12)

ЭКСКУРСИЯЛӘР

"Печән базары: Әлмәт белән танышу" кысаларында "Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы бәйрәм экскурсияләре узачак. Әлмәтне әле авыл булган чагында, элек-электән "Әлмәт — җәннәт" дип йөрткәннәр. "Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы аның серләре һәм борынгы мәгънәләре турында урамнар телендә сөйли. Экскурсиядә катнашучылар мураллар, скульптуралар һәм медиа-инсталляцияләр аша шәһәр тарихын яңа яклардан өйрәнә алачак.

13:00 Наталья Кислицина "Әлмәт — җәннәт: көн" Теркәлү: https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/1420788/

15:00 Лилия Симонова "Әлмәт — җәннәт: шәһәр бизәкләре" Теркәлү: https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/1420801/

17:30 Альбина Нургалиева "Әлмәт — җәннәт: кич" (татар телендә) Теркәлү: https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/1420799/

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ

12:00-18:00 Татнефть мәктәбе: өстәл уеннары, иҗади мастер-класслар Локация: төзекләндерелгән мәйданчык (Ленин ур., 12, япма астында)

"Печән базары" фестивале беренче тапкыр Казанда 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул чараның төп максаты — XX гасыр башы чорының мохитен торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту иде. Ул елны Нурулла мәчете янында ярминкә оештырылды. Бу урын юкка гына сайланмады — элеккеге Печән базары сәүдә ноктасы гына түгел, ә Казан татарларын берләштерүче урын да булган. Алар биредә очрашып, хәл белешкәннәр, яңалыкларын сөйләгәннәр. Печән базары ул чордагы Казан татарларының мәдәни һәм иҗтимагый үзәге булып торган. Бүгенге Нурулла мәчете исә ул елларда "Печән базары мәчете" дип аталган. Шушы чорның мөхитен төгәлрәк кабатлау өчен 2013 елдагы ярминкәдә махсус дресс-код булдырылган иде – барлык катнашучылар XX гасыр башына хас булган милли киемнән килергә тиеш булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
88
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру