“Ефәк юлы”: Казанга барып җитәргә дә җиңәргә

Быел “Ефәк юлы” раллие җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Татарстан башкаласында узачак.

Ярыш 2 июльдә Мәскәүдә стартка чыга һәм 11 июльдә Казанга финишка килеп җитә. Раллида катнашучылар дүрт мең ике йөз чакрымны Россиянең юлсызлык сынаулары аша үтәргә тиеш була. Ярышучыларны сигез этапта далалы, комлы, барханлы җирләр, урман сукмаклары, үтеп чыккысыз пычрак юллар һәм башка сынаулар көтә. Ике мең җиде йөз чакрым трасса – дистанцияне мөмкин кадәр тизрәк үтү мөмкинлеге бирә торган участоклар.

Исегезгә төшерәбез, башта “Ефәк юлы-2020” раллие Мәскәү-Казахстан-Казан маршруты буйлап узарга тиеш иде. Хәзер исә билгеле сәбәпләр аркасында, маршрутка үзгәрешләр кертелде. “Без бу карарны, коронавирус таралу шартларында раллины үткәрерү гарантияле булсын өчен, уйлап, җаваплылык тоеп кабул иттек”, – дип “КАМАЗ-мастер” командасының һәм проектының җитәкчесе Владимир Чагинның сүзләрен китерә КАМАЗның матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
106
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру