«Федераль үзәк ярдәменә таянып, Татарстанда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп нәрсәләр эшләнә»

РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилее белән тәбрик итте.

РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына котлау телеграммасы юллады. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын һәм республика халкын ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм», − диелә федераль парламентның түбәнге палатасы спикерының котлау телеграммасында.

Вячеслав Володин республиканың социаль-икътисадый үсешенә югары бәя бирде һәм Татарстанны Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе дип атады.

«Федераль үзәк ярдәменә таянып, Татарстанда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен күп нәрсәләр эшләнә», − дип билгеләп үтте ул. Шулай ук Вячеслав Володин татарстанлыларның илне ныгытуга һәм үзенең мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре белән күпмилләтле Россияне баетуга зур өлеш кертүләренә басым ясады.

Фото: kurganoblduma.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
196
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру