Француз архитекторы Казансуның уң як ярын матурайтачак

PaysSages экология ассоциациясе президенты  архитектор Мишель Пена территорияне төзекләндерү проектын бу ел ахырына кадәр тәмамлаячак.

Башта Пена, СМУ-88 төзелеш компаниясе салган Atlantis Deluxe Торак комплексын төзекләндерү концепциясе буенча эшләргә дип, Казанга чакырыла. Ләкин архитекторның портфолиосын караганнан соң, Казансуның уң як яры  буен (Миллениум күпереннән Кремль (Ленин) дамбасына кадәр) һәм яңа паркны, шулай ук “Казан” гаилә үзәге янын яңарту проектын эшләргә җәлеп итү турында карар кабул ителә.

Проект концепциясе Казансу елгасын үстерү стратегиясе белән яраштырып эшләнәчәк. Проект ел ахырына төгәлләнер, дип көтелә.

Белешмә өчен:

Мишель Пена – PaysSages экология ассоциациясе (Ницца/Париж) президенты, Француз ландшафт архитекторлары федерациясе президенты (2008-2011 елларда), КОС/СЕВЕН ландшафт өлкәсендә ЮНЕСКО гыйльми советы әгъзасы (2016-2018 елларда), Франция мэрлары Ассоциациясе консультанты, ландшафт дизайны буенча берничә китап һәм мәкаләләр авторы, Франциядә һәм аннан читтә югары һөнәри мәктәпләрдә укытучы. Пена  Монпарнас вокзалы түбәсендә “Атлантика бакчасы” дип аталган паркны төзүче.  Архитектор Кытайның Пекин һәм Чжэнчжоу шәһәрләрендәге иҗтимагый киңлекләрне төзүче автор. Пена - Мәскәүдәге Бөтенроссия халык хуҗалыгы казанышлары (ВДНХ) күргәзмәсенең Ландшафт паркы концепциясе буенча эшләгән архитектор.

Казан мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Фото: ТР Парклар һәм скверлар программасы матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
681
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру