Ислам мәдәнияте музее Коръәннәрнең уникаль күргәзмәсенә чакыра

Экспозиция җәмәгать һәм театр эшлеклесе Шамил Закировның тууына 75 яшь тулуга багышлана.

Үз вакытында ул “Казан Кремле” Музей-тыюлыгына 613 уникаль экспонат, шул исәптән Коръәннәр, Изге китапның тәфсирләре, Коръән фәннәре буенча хезмәтләр, шамаилләр, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре тапшырган иде. Әлеге материаллар “Казан Кремле” Музей-тыюлыгы фондында саклана һәм өйрәнелә, шулай ук төрле күргәзмә проектларда катнаша.

Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музее күргәзмәсендә Коръәннең Европа (рус, инглиз, поляк, португал, фин һ.б.) һәм көнчыгыш (япон, урду, хинди, кытай) телләрендәге, шулай ук Россия һәм БДБ илләре халыклары телләрендәге коллекциясе урын алган. Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры музее материаллары коллекциянең ни рәвешле барлыкка килүе турында сөйли.

Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр барачак.

15 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда ачыла.

Белешмә өчен:

Шамиль Зиннур улы Закиров (1945-2012) – җәмәгать һәм театр эшлеклесе, ул “Казан Кремле” Музей-тыюлыгына 613 уникаль экспонат, шул исәптән Коръәннәр, Изге китапның тәфсирләре, Коръән фәннәре буенча хезмәтләр, шамаилләр, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре тапшырган иде. Әлеге материаллар “Казан Кремле” Музей-тыюлыгы фондында саклана һәм өйрәнелә, шулай ук төрле күргәзмә проектларда катнаша.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
154
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру