Казандагы туризм аллеясен спиреялар бизәп торачак

Куаклар Иске Татар бистәсендә 30 сентябрь көнне утыртылачак.

Куаклар Иске Татар бистәсендә 30 сентябрь көнне утыртылачак.

Аллеяне оештыруны тышкы төзекләндерү буенча шәһәр комитеты һәм “Иске шәһәр” префектурасы башкарачак.

«Иске Татар бистәсендәге Юнысовлар мәйданында туризм аллеясе буенча гөрләп спирея куаклары үсеп утырачак», —дип аңлатты бу турыда туризмны үстерү буенча Казан шәһәр комитеты җитәкчесе Дарья Санникова.

Чара 27 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья туризм көненә туры китерелә. 2024 елга кадәр Казанда барлыгы 100 мең төп агач утырту һәм алты яңа парк ачу планлаштырыла.

Фото: vk.com/kazan24news 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
191
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру