ХХ гасыр Яңа елы

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Манеж» күргәзмә үзәгенә яңа ел чараларына чакыра.

Вакыйгалар афишасы:

«Чыршылар кабынганда» XX гасыр Россиясендә Яңа ел анимацияләре шедеврлары» күргәзмәсе

 2020 елның 19 декабре -  2021 елның 7 феврале

Экспозициядә  Владислав Старевичның әле революциягә кадәрге Россиядә төшерелгән беренче курчак фильмнарыннан һәм Дзига Вертовның  анимацион экспериментларыннан алып,  ХХ гасырның икенче яртысында ясалган Союзмультфильм шедеврларына кадәр булган жанрлар антологиясе тәкъдим ителә.

 Кунакларны күренекле режиссёр-аниматор, легендар «Пилот» студиясен булдырган Александр Татарский коллекциясенә кергән алтмыш Кыш Бабай каршы алачак. Күргәзмә режиссёр истәлегенә багышлана.

«Чыршылар кабынганда» күргәзмәсе – әкияти вакыт турында, хәтер һәм могҗизалар хакында. Ягъни балачак турында. Кыш Бабай чын булып тоелган вакыт турында. Сез бу тойгыларны онытмадыгызмы? Тамашачылар  чыршы бизәкләренең энҗедәй җем-җем килеп  балкуын, мишураларны, чыршы энәләренә сибелгән мамыкларны искә төшерер... Һәм әниләренең:«Кил тизрәк, мультик башлана!» дигән сүзләрен... Үзләренең могҗиза көтеп, телевизор экраннарына төбәлүен... Һәм чыннан да могҗиза башлануын... 

«Чыршылар кабынганда» XX гасыр Россиясендә Яңа ел анимацияләре шедеврлары» күргәзмәсендә «Тылсымлы чыршы» театральләштерелгән тамашасы

 2020 елның 19 декабреннән 2021 елның 7 гыйнварына кадәр. 0+

Кар кызы һәм Кыш бабай янәдән балаларның Яңа ел белән котларга тели, тик көтмәгәндә Кар кызы югала, аны беркем дә эзләп таба алмый. Мәкерле Мышильда Кыш бабайның оныгын урлый һәм балаларны бәйрәмнән мәхрүм итәргә тели. Кыш бабай бәйрәмгә килгән әкият геройлары белән Кар кызын эзләргә чыга. Әмма бу җиңел эш түгел, кыю һәм тәвәккәл балалар ярдәменнән башка һич булмый. Кыш Бабайга оныгын табарга ярдәм итегез! Сезне маҗаралар, табышмаклар, җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән һәм, әлбәттә, Кыш бабай күчтәнәче көтә.

Алдан ук язылу таләп ителә!

Программага язылу (25 - 35 кеше) һәм өстмә мәгълүмат 8 (843) 567-80-68, 8(843) 567-80-67 телефон номерлары буенча.

Җыелган төркемнәр өчен программа   26 һәм 27 декабрь көннәрендә 12.00 сәгатьтә үткәрелә.

«Чыршылар кабынганда» күргәзмәсе буенча Яңа ел юлкүрсәткеч  картасы

2020 елның 19 декабреннән 2021 елның 7 февраленә кадәр. Көн дәвамында. 6+

Сәяхәткә чыгып, сез иске совет мультфильмнары атмосферасына чума аласыз. Кемдер балачагына кайтыр, кем өчендер бу илебез анимацион классикасы белән танышу булыр. Биремнәрне үтәгез, карта маршруты буйлап йөрегез, ә ахырда сезне истәлеккә Яңа ел бүләге көтәчәк.

Язылу һәм өстәмә мәгълүмат  бирү 8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68 телефон номерлары буенча башкарыла. Керү билетлар буенча.  

 «Чыршылар кабынганда» дип аталган Яңа ел  экскурсиясе

 2020 елның 27 декабре һәм 2021 елның  3, 7, 10 гыйнвары көннәре,  14.00 сәгатьтә. 6+

Экскурсиядә сез Яңа ел атмосферасына чумарсыз. Бала вакыттан таныш персонажлар безнең экспозициядә җанланыр. Сез анимацион фильмнарның ничек ясалуын күрерсез, илебез  мультипликациясенең «алтын фонды» белән танышырсыз.

Экскурсиягә язылу һәм өстәмә мәгълүмат  бирү 8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68 телефон номерлары буенча башкарыла билет бәясе: бер төркем өчен 700 сум (бер төркем 20 кешегә кадәр) + керү билет бәясе.

 «Могҗизаи чыршы» мастер-классы

3, 5, 7, 9  гыйнвар көннәре,  15.30 сәгатьтә. 6+

«Чыршылар кабынганда» күргәзмәсендә сез үз кулларыгыз белән Яңа ел символын ясау мөмкинлегенә ия булачаксыз. Табигый материалларны, бәйрәм бизәкләрен һәм совет мульфильмнары геройларын  кулланып, сез чын «могҗизаи чыршы» ясый ала аласыз.

Язылу һәм өстәмә мәгълүмат  бирү 8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68 телефон номерлары буенча башкарыла. Билет бәясе: 250 сум (күргәзмәне карау һәм иҗади дәрес). Өлкәннәр — күргәзмәгә керү билеты белән.

«Кыш бизәкләре» мастер-классы

26, 27 декабрь көннәрендә  15.30 сәгатьтә,  2, 4, 6, 8, 10 гыйнвар көннәрендә  15.30 сәгатьтә. 6+

Кылкаләм, буяулар, су кулланмый гына, төсле сарык йонын катламлап тезү ысулы белән сез Яңа ел шедеврын ясый аласыз. Йомшак, җылы һәм матур картинада һәркемгә үз фантазиясен чагылдырырга мөмкин булачак. Әзер эш пыяла куелган кысага урнаштырыла.

Язылу һәм өстәмә мәгълүмат  бирү 8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68 телефон номерлары буенча башкарыла. Билет бәясе: 250 сум (күргәзмәне карау һәм иҗади дәрес). Өлкәннәр — күргәзмәгә керү билеты белән.

 «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Манеж» күргәзмәләр залы

Телефон номерлары: 8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1901
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру