«Әлеге датаның мәгънәсен балаларга аңлатырга кирәк»

ТАССРның 100 еллыгына Татарстанның башкаласында  250 дән артык чара үткәреләчәк, дип хәбәр итте шәһәр Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

«Әлеге датаның мәгънәсен балаларга аңлатырга кирәк. Балаларның ТАССР тарихының кыйммәтен һәм бүгенге Россиядә Татарстан Республикасының әһәмиятен тоюлары мөһим», – диде Казан мэры  Илсур Метшин.

Мәсәлән, Казанда берничә объект юбилей һәм әһәмиятле тарихи вакыйгалар хөрмәтенә аталачак.  Зур Казан боҗрасының Идел буе районындагы өлеше «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» дип йөртеләчәк. Киләчәктә метроның яңа бер станциясе дә «ТАССРның 100 еллыгы»  исемен алырга мөмкин.

Казан үзе юбилей елында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булды. Казан ветераннары һәм  озын гомерлеләр республика юбилее уңаеннан котлаулар алалар. Шәһәрнең барлык эре сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт ветераннарын һәм хезмәт династияләрен котлаулар оештырыла.

Каһарманнарның батырлыгы, республиканы күтәрүдә катнашкан фән, сәнәгать, мәдәният, сәнгать, мәгариф тармакларының күренекле эшлеклеләре керткән хезмәт мемориаль такталарда мәңгеләштереләчәк. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә Җиңү паркында Совет солдатына монумент урнаштырылды, «Дәрвишләр»  скверында - мәңгелек ут, ә Киров районында, дары заводы янында, «Дан аллеясе» ачылды. Социалистик Хезмәт Герое Виталий Копылов бюсты куелды, Советлар Союзы Герое Семен Коноваловка һәм күренекле язучы Әмирхан Еникига мемориаль такталар урнаштырылды. 17 һәйкәл реставрацияләнде. Чиратта – совет ракета-космос техникасына нигез салучы Сергей Королевка мемориаль такта ачу.

Быел 100 еллыкны Казандагы алты мәктәптә билгеләп үтәчәкләр: №№1, 3, 5, 15, 101 һәм 153.

Әлеге истәлекле датага Казанда берничә мөһим социаль объект реставрацияләнде. Реконструкциядән соң  - «Сәйдәш» мәдәният үзәге, ТАССР оештырылган көн - 25 июньдә Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае ачылды. «Чулпан» мәдәният үзәгендә төзекләндерү эшләре дәвам итә, тимерьюлчылар Мәдәният сарае ачылышына әзерләнә. Шәһәрдә параллель рәвештә спорт комплекслары, футбол манежлары, биш мәктәп төзелә, шуларның өчесе быел кулланышка тапшырылачак, шул исәптән  – «Адымнар» уникаль полилингваль мәгариф комплексы да, анда укулар рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.

Юбилей елы дәвамында Казанда 10 мең агач утыртылачак.

Шәһәрдәге игълан такталарында 72 тематик плакат урнаштырылган. Аларда республика тарихының иң мөһим чорлары чагылыш тапкан. Моннан тыш, 30 автобуска ТАССРның 100 еллыгы символикасы төшерелгән.

Катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә,  ТАССРның 100 еллыгына багышланган кайбер акцияләр һәм чаралар онлайн үткәрелә. «Күршедәге китапханә» әдәби проекты эшли, күренекле мәдәният эшлеклеләре белән Татарстан һәм Казан тарихына багышланган онлайн-очрашулар үткәрелә. Мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләренең социаль челтәрләрендә бәйгеләр, мастер-класслар, викториналар һәм  онлайн-концертлар оештырыла. Юбилейга багышланган бәйрәм чаралары 30 августта  - Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә дә уздырылачак.

По материалам пресс-службы мэрии Казани

Фото: Денис Гордийко, kzn.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
87
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру