“Һәркемнең шәхси үрнәге мөһим”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итте.

Әлеге тезисны ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында яңгыратты.

Рөстәм Миңнеханов яшь татарстанлыларны үзара хөрмәт һәм этномәдәни традицияләрдә тәрбияләүнең мөһимлегенә басым ясады.

«Минтимер Шәрипович Шәймиев җитәкчелегендә «Адымнар» полилингваль мәгариф комплекслары төзелә, анда укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә бара», - диде Татарстан Президенты, әлеге һәм башка проектларның әһәмиятле булуларына күрсәтеп.  “Милләт җыены” тарафыннан кабул ителгән «Татар халкының үсеш стратегиясен» гамәлгә ашыру бурычы Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнә. Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге  Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча яңа төзелгән комиссия  хакимиятнең барлык органнарын һәм иҗтимагый оешмаларны үз эшенә тартырга тиеш.

«Бу эштә һәркемнең шәхси үрнәге мөһим. Туган тел иң беренче чиратта  – үз халкың белән бәйләп торучы нечкә элемтә. Аны саклап калу өчен без барысын да эшләячәкбез, дип  күп тапкырлар әйттем инде. Бу безнең киләчәк буыннар каршында әхлакый  бурычыбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без республикада гомер итүче барлык милләт вәкилләре – татар, рус, чуваш, удмурт, мордва, мари һәм башка халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау өчен шартлар тудырырга тиешбез. Әлеге сорауга һәм республикадагы күпмилләтле халыкларның бердәмлегенә зур әһәмият биреп, Татарстанда киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм».

Юлламаның тулы тексты – Татарстан Президентының рәсми сайтында.

Фото: president.tatarstan.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
199
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру