«Россия – 24» телеканалында «Татарстан: лаборатория успеха» дип аталган фильм чыкты

Махсус репортажда быел үзенең 100 еллыгын билгеләп үтүче республиканың үсеш нокталары турында сөйләнә.

«Һәр юбилей – нәтиҗәләр ясау өчен бер форсат. Республиканың икътисадта, сәнәгатьтә, туристлык индустриясендә,  социаль  сферада ирешкән уңышларына анализ ясау өчен дә бер сәбәп. Меңьеллык тарихка ия кунакчыл матур төбәк югары нәтиҗәләргә ничек ирешеп булуы турында ачыктан-ачык сөйли», - фильмны төшерүчеләр аның төп идеясен әнә шулай билгелиләр. 

Фото: kamskoe-ustie.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
71
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру