Рөстәм Миңнеханов  Рссия ГТХМ башлыгы Евгений Зиничевка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Бүген Россиянең гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министры Евгений Зиничев  эш сәфәре белән Казанга килде. 

ТР Хөкүмәт йортында министр белән очрашуны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Яклар Татарстан Республикасы ГО һәм ГТХ министрлыгы эшчәнлеген, гражданнарның һәм территориянең куркынычсызлыгы сорауларын тикшерделәр. Рөстәм Миңнеханов Евгений Зиничевка Татарстан Республикасының дәүләт бүләген - «Татар Автоном Совет Социалистик  Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов  һәм Евгений Зиничев Казан Кремлен һәм Кабан күле яр буен йөреп чыктылар. 

Бүген исә министр идарә органнарының, Россия гадәттән тыш хәлләр системасының Татарстан Республикасы буенча территориаль подсистемасының  гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге турында күчмә координацион киңәшмә уздырды, төбәк территориясендә урнашкан кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булды. Евгений Зиничев Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идәрәсе эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

ТР Президенты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Фото: president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
133
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру