ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Өченче яшьлек”

Пенсионерлар дартс, төньяк йөреше һәм гимнастика буенча көч сынашачак.

Ярышлар 3 октябрьдә Казанда “Триумф” спорт комплексында (Олег кошевой ур., 19 йорт) узачак.

Х республика спартакиадасы программасында йөзү, өстәл теннисы, пулялы атыш, дартс буенча ярышлар каралган. Зачеттан тыш, төньяк йөреше белән гинастика ярышлары да үтәчәк. Ул 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.

Катнашучыларны ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова, ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау минстры Эльмира Зарипова, ТР спорт министры урынбасары Ильдар Садриев һ.б сәламләячәк.

Спортчыларны бүләүкләү вакыты – 15:00 сәгатьтә.

Фото: tatr-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
185
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру