ТАССРның 100 еллыгына – бассейннар, боз сарайлары, спорт мәйданчыклары

Ел башыннан Татарстанда 215 спорт корылмасы ачылды, ел ахырына тагын дистәләгәне сафка бастырылачак.

Бу турыда бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Атап әйткәндә, «Демография» милли проекты кысаларында  2020 елда Чаллыда «Юбилейный» дип аталган ябык йөзү бассейнын һәм  боз сараен, Васильево бистәсендә универсаль спорт залын, Аксубай районында яңа футбол кырын, шулай ук республиканың тугыз районында «ГТО» нормативлары комплексын тапшыру өчен спорт мәйданчыклары төзелеше планлаштырылган.  Республика хоккей спорт  мәктәпләренә яңа җиһазлар һәм инвентарь кайтарылачак.

Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 85 универсаль спорт мәйданчыгын һәм алты блоклы-модульле чаңгы базасын (Югары Ослан, Тукай, Балык Бистәсе, Әтнә һәм Нурлат районнары, Казан) төзү дә күз уңында тотыла. Шулай ук өч ябык йөзү бассейнын (Нурлат, Мөслим һәм Биектау районнарында), алты универсаль спорт залын (Буа, Мамадыш, Сарман, Яшел Үзән, Тукай һәм Кукмара районнарында) һәм ясалма бозлы ике ябык шугалак (Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында) төзү планлаштырыла.

«Белгәнегезчә, дүрт ябык манеж төзелеше дәвам итә, алар ТАССРның  100 еллыгына туры китерелеп эшләнә. Республикада өч футбол һәм бер  футбол-регби объекты пәйда булачак. Шуларның икесе Казанда төзеләчәк, Яр Чаллы белән Түбән Камада – берәр. Ачык мәйданчыклардан ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче ябык, түбәсе булган корылмалар төзелешенә күчә баруга өстенлек бирелә. Без яшәгән климат зонасы үзенчәлекләрен исәпкә алганда бу бик мөһим, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та», - дип белдерде Владимир Леонов. Быел  универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына, болардан тыш, ябык футбол манежын сафка бастыру да кертелгән. Әлеге объект Яшел Үзән районында пәйда булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
115
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру