Татар блогерлары соөиаль челтәрләрдә популярлык яулый

Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка популяр блоглар авторлары Ильназ Габидуллин белән Ләйлә Лерон сөйләде.

Алар һәм республликаның башка интрнетҗәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуны Татарстан Президенты Казанның Киров районындагы яңартылган 26 нчы китапханәсендә үткәрде. Очрашу вакытында Рөстәм Миңнехановка “Татарстан тарихлары” дигән онлайн-экскурсияләр проекты тәкүдим ителде. Үзләренең идеяләре турында аның беренче катнашучылары – Илҗназ Габидуллин белән Ләйлә Лерон, Ксения Иванова, Камилла Хафизова, Артаем һәм Анастасия Горлановлар, “Громкие рыбы”  YouTube-каналының режиссеры, авторы һәм нигез салучыларның берсе, Иннополис турындагы “Соңгы программа” сериалының продюсеры Тимур Исмаев, “Ямьле” төркеменең солисты Вероника Шакирова сөйләде.

"Без республикабызны яратабыз һәм аның белән горурланабыз. Без Татарстан тарихын республиканың үзендә дә, аннан читтә дә белүләрен телибез”. – видеогидның идеясен продюсер Валерия Ким шулай дип тасвирлады. Проект социаль челтәрләрдә 27 майда – ТАССРның 100 еллыгы көнендә башланып китте, һәм аның аудиториясе 1,3 миллоннан артып китте. Проектның барлык 100 сериясе Республика көненә чыгып бетәчәк.

“Без Татарстан шәһәрләренең фотографияләре социаль челтәрләрдә туристларны Барселона яки Берлинныкы кебек җәлеп итә торган булсын дип телибез”, - дип сөйләделәр  travel-блогерлар Артем белән Анастасия Горлановлар. Шул чакта проект җәйге ялларын үткәрү өчен кызыклы идеяләр эзләүчеләрне җәлеп итәчәк. Теләгән һәркем Татарстандагы кызыклы урыннар турында сөйләп, социаль челтәрләрдә фото- яки видеотарихлар урнаштырып, аны #ИсторииТатарстана #ПоТатарстану #100ЛетТАССР хэштеглары белән билгели ала. 

Татар телендәге популяр блоглар авторлары Илҗназ Гибадуллин белән Ләйлә Лерон Татарстан Президентына татар телле контентны тарату кыенлыклары турында сөйләделәр: эзләү системалары аша аларны табып булмый, таргет буенча һәм татар телендәге текстларны верификацияләү авторлык хокукларын яклауны һәм проектларны коммерция нигезендә алып баруны катлауландыра. Шулай да әлеге өлкә төбәк чикләрен узган инде. Татар телле блогерлар Instagram, Facebook һәм YouTubeта шактый популярлык казанып килә. Мәсәлән, Салават Фәтхетдиновның YouTube-каналындагы язмалары дөнья күләмендә 3 миллион тапкырдан артыграк каралган. 

“Безнең очрашудан соң, социаль челтәрләрдә Татарстан турында тагын да күбрәк тарихлар барлыкка килер дип ышанам”, - дип, үз фикерен белдерде Татарстан Президенты, чараны йомгаклап.

Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
101
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру