Татарстан урманчылары 31 миллионга якын үсенте үстерәчәк

“Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты “Экология” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Татарстанда 2020 елның язгы урман культурасы сезоны төгәлләнде.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре 2254,8 гектар мәйданда урманнарны тергезү эшләрен башкарып чыкты (урман культураларын утырту – 2152,2 гектар, урман үстерү – 102,6 гектар). Саклау өчен агачлар утырту эшләре 1934 гектар мәйданда башкарылган (яр буйларын ныгыту өчен – 1895 гектар, кырларны саклау өчен – 39 гектар), урман культуралары 2578 гектарга тулыландырылган, урман питомникларында 18 гектарга орлык чәчелгән.

Җәй һәм көз көннәрендә Татарстан урманчылары урман тергезү, урман культураларын карау, төп урман формалаштыручы токымнарның орлыкларын җыю, урман культураларын тулыландыру һәм киләсе ел өчен туфрак әзерләү белән шөгыльләнәчәк.

2020 елда “Экология” милли проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты буенча урман тергезү эшләре 4784 гектарны үз эченә ала.

Урман формалаштыра торган төп токымнарның орлыгын 11,4 тонна җыю планлаштырыла, шулай ук 30,9 миллион үсенте үстереләчәк.

Белешмә өчен: “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларындагы “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты 2019 елда башланып китте. Максаты – 2024 елга урман кисү һәм аны тергезүнең балансын 100 процентла итеп тәэмин итү.

Фото: rasfokus.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
111
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру