Татарстанда беренче цифрлы МИЗ ачылырга мөмкин

Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Мәгълүмати технологияләр үзәге базасында виртуаль МИЗ ачу инициативасы белән чыкты.

Әлеге тәкъдим белән ул Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий  Чернышенкога мөрәҗәгать итте.

Хәйруллин фикеренчә, резидентларга табышка салымга һәм өстәмә кыйммәткә салымга (ӨКС), мөлкәткә салымга ташламалар бирүче, электр энергиясе бәясен киметүне, салым контроле һәм ӨКСны рәсмиләштерү процедураларын гадиләштерүне  күз уңында тотучы, ә үзебезнең дата-үзәкләргә халыкара базарларда дәүләт ярдәмен тәкъдим итүче мондый МИЗлар төбәкләрдә цифрлы хезмәт күрсәтүләрне алга этәрүче көч булачак.

Министр сүзләренә караганда, дәүләт бу эштә халыкка проблемаларын хәл итүдә булышырга тиешле хезмәт күрсәтүче буларак катнашырга тиеш. Моның өчен республика электрон суперсервислар  («Я-строю», «Я-мама» һәм башка шундыйлар) ача.

Типлаштырылган төбәк һәм муниципаль цифрлы карарлар  җыелмасы виртуаль МИЗ проектларының берсе булып тора.  РФ субъектлары, аларны сатып алып, төбәкләрдә «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыруны тизләтә алачак.⠀

Чыганак: Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
88
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру